Газеталар уку рәхәтлек бирә
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте матбугатка язылу кампаниясе барган вакытта "Әти-әниеңне, якыннарыңны Татарстан масса күләм матбугат чарасына яздыр" дип исемләнгән акция игълан итте. Аңа Чаллы шәһәре җитәкчеләре дә, халык та актив кушылды.
Акциянең асылы шунда - "Почта России" сайтына яки ТР Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги РТ) порталына кереп, кирәкле матбугатны сайларга һәм банк картасы белән түләргә кирәк. Бу очракта элемтә бүлекләрендә чиратта торасы юк.Татарстан Дәүләт Советының социаль комитет рәисе Светлана Захарова газетабызның тугры дусты. Ул 2016 елның икенче яртысына да әнисенә һәм Чаллының социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләренә "Шәһри Чаллы" газетасы бүләк итте. Иминият компаниясе хезмәткәре Халидә Мәксутова да (рәсемдә) "Шәһри Чаллы" ны еллар дәвамында яратып укучы. "Мин республикада һәм шәһәрдә нәшер ителә торган газета-журналлар белән танышып барырга тырышам, чөнки аларда Татарстан, Чаллы халкының тормышы, яңалыклар чагылыш таба. Мин кешеләр турындагы мәкаләләргә өстенлек бирәм. Тирәбездә яхшы кешеләрнең күбрәк булуын, алар турында күбрәк язылуын телим", - ди ул.Хөрмәтле шәһәрдәшләр, газета укучыларыбыз Сезне дә Дәүләт хезмәтләре порталы аша матбугатка язылырга өндибез. Абунәне элемтә бүлекләрендә дә рәсмиләштерергә мөмкин. Ашыгыгыз, вакыт аз кала. Милли матбугатны саклап калуга үз өлешегезне кертергә ашыгыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев