Ил күләмендә танылдылар
Көн темасы

Ил күләмендә танылдылар

Мәктәп укучыларының быелгы бөтенроссия олимпиадалары чаллылылар өчен гаять нәтиҗәле булды.

Бер җиңү һәм 16 призер - соңгы 10 елда бөтенроссия бәйгеләрендә ирешкән иң югары нәтиҗә.

Үткән елгы олимпиадада Чаллы укучылары бер җиңү һәм 7 призлы урын яулаганнар иде. Илкүләм бәйгеләрдә 26нчы гимназия укучылары аеруча уңышка ирештеләр - алты укучы призлы урыннар алды, ә Садриева Динара химия буенча Россия күләмендә җиңүче булды.

Призлы урыннар буенча икенче урында - 77нче гимназия. 78нче лицей һәм 32нче мәктәптән - икешәр, 76, 57нче гимназияләрдән,79нчы лицей-интернаттан һәм 20нче мәктәптән берәр укучы югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев