Җитәкчеләр белән – күзгә-күз
Чаллыда шәһәр җитәкчеләре быел да халык белән очрашулар оештыра. Мартка кадәр шундый 60 чара уздырыла. Аның 20сендә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев катнаша. Очрашуларга башкарма комитет җитәкчесе, аның урынбасарлары, ТР һәм Шәһәр Советы депутатлары килер дип көтелә. Халык белән очрашулар мәктәпләрдә, мәдәният йортларында кичке сәгать 6да була. Бүген ГЭС бистәсендә, Муса...
Чаллыда шәһәр җитәкчеләре быел да халык белән очрашулар оештыра. Мартка кадәр шундый 60 чара уздырыла. Аның 20сендә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев катнаша. Очрашуларга башкарма комитет җитәкчесе, аның урынбасарлары, ТР һәм Шәһәр Советы депутатлары килер дип көтелә. Халык белән очрашулар мәктәпләрдә, мәдәният йортларында кичке сәгать 6да була. Бүген ГЭС бистәсендә, Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәдәге очрашуда шәһәр хакиме дә катнаша. 21 гыйнварда Яңа шәһәрнең 1, 2, 3нче бистәләрендә яшәүчеләр 25нче мәктәптә үзләрен борчыган сорауларны җитәкчеләргә җиткерә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев