Июнь ае нинди яңалыклар алып килә?
Бу айдан күчемсез милекне кәгазь документлардан башка да рәсмиләштереп булачак.
✓ Россия Премьер-министры Михаил Мишустин июнь башыннан минималь хезмәт хакын, яшәү минимумын һәм эшләмәүче пенсионерлар өчен иминият түләүләрен арттыру турында карар имзалады. Ул билгеләп үткәнчә, социаль түләүләрне индексацияләү эшләмәүче пенсионерларга аена уртача 19 мең сумнан артык акча алырга ярдәм итәчәк. Үз чиратында, минималь хезмәт хакы күләме 15,2 мең сумнан артып китәчәк, бу исә 4 миллионнан артык кешегә хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Мишустин сүзләренә караганда, яшәү минимумын арттырганнан соң, шулай ук керемнәре аз булган гаиләләрдә үсүче өч яшьтән алып 17 яшькәчә балаларга ай саен бирелә торган пособиеләр күләме дә арта.
РФ Президенты Владимир Путин 25 май көнне минималь хезмәт хакын, яшәү минимумын һәм пенсияләрне 10 процентка индексацияләү турында Министрлар Кабинеты тарафыннан эшләнгән документны раслады.
✓ Ай башыннан гражданнарның банк счетлары турында мәгълүмат социаль яклау органнарына автомат рәвештә күчереләчәк. Тик моның өчен кешенең рөхсәте булырга тиеш. Аны Дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә була. Әлеге счетка кеше төрле түләүләрне күчертә алачак.
✓ Бу айдан күчемсез милекне кәгазь документлардан башка да рәсмиләштереп була. Бу күп функцияле үзәкләрнең эш тәртибенә үзгәрешләр керү белән бәйле. Белгечләр белдерүенчә электрон документлар да кәгазь белешмәләр кебек көчкә ия булачак.
✓ Июнь аеннан стадионнарга, төгәлрәк әйткәндә футбол матчларына керү өчен, җанатар паспортын булдыру кирәк. Аны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, махсус гариза тутыргач, алырга мөмкин булачак. Кайчандыр спорт чаралары вакытында тәртип бозган гражданнарга бу документны бирмәскә дә мөмкиннәр.
✓ Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме 15-20 тапкырга арта. Тиешсез урында учак ягучылар хәзер 15-30 мең сум акчаларыннан колак кагарга мөмкиннәр. Юридик затлар өчен аның күләме 100-400 мең сумны тәшкил итә. Әгәр дә тиешле кагыйдәләрне бозу нәтиҗәсендә янгын чыга яки кеше сәламәтлегенә җитди зыян килә икән штраф күләме 2 млн сумга кадәр барып җитәчәк.
Илшат Солтанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев