Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Күңел» рекордлар китабына керергә әзерләнә

Шәһәребезнең бердәнбер татар радиосы «Күңел» белән һәрчак күңелле» дигән шигаренә тугры калып, үзенең тыңлаучыларын кызыклы тапшырулары, акцияләре белән сөендерүен дәвам итә.

Ике көн дәвамында радио хезмәткәрләре 30 сәгать  берөзлексез эфирда эшләделәр. Шул рәвешле алып баручылар  Ришат Хаҗиев, Алинә Вәлиева һәм Алмаз Хәертдинов Татарстан радиолары арасында рекордлар китабына керү өчен зур эш башладылар. 
Лилия Мәхмүтова җитәкчелегендәге коллектив бу марафонны «Күңел» радиосының 25 еллыгына багышлап оештырылуын ассызыклады. «Бу марафон юбилей елында радионы Гиннесның рекордлар китабына керү өчен әзерлек чарасы да булып тора. Радиомарафонның төп максаты: «Күңел»нең республикада дәрәҗәсен тагын да арттыру, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында ана телебезне пропагандалаучы радионың киләчәк буынны тәрбияләүдәге әһәмиятен ассызыклау, тыңлаучыларда татар телендә яңгыраган җырларга, милли моңнарга мәхәббәт уяту, милли кыйммәтләрне саклауга халык игътибарын җәлеп итү», – ди ул.  
Әлеге туктаусыз марафон гадәти эфирдан аерылып торды. Алып баручылар радио тыңлаучылар өчен онлайн-концертлар, әңгәмәләр, уеннар, турыдан-туры эфирлар үткәрделәр. Татар эстрадасының танылган йолдызлары – Илсаф, Ильмира Нәгыймова, Илшат Хәмәдиев, Руслан Кираметдинов, Зәринә Хәсәншина, Рәдиф Зарипов радиоэфир аша Чаллы халкына үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. 
Марафонны алып баручы өчлекнең кәефләре күтәренке иде. Без аларга: «Бу чараны оештыру идеясе ничек туды? Үзегезне, тавышыгызны ике тәүлек буена эшкә ничек әзерләдегез? Ни өчен бу марафонны сез алып барасыз? Төнлә тыңлаучылар йоклаганда ниләр эшләргә җыенасыз?» – дигән сораулар бирдек. 
Ришат Хаҗиев: 
– Бер радио 60 сәгать бер туктаусыз эшләп, Гиннесның рекордлар китабына кергән иде инде. Без быел шул рекордның яртысына ирешергә булдык. Киләсе елда 60 сәгатьтән артык бертуктаусыз эфир оештырып, татар радиолары арасында рекордлар китабына керергә җыенабыз. Бу көннәрдә кем буш, шулар бу марафонны алып барачак дип килештек һәм шулай эшлибез дә. 
Алинә Вәлиева: 
– Моңа кадәр 30 сәгать туктаусыз эшләгәнем юк иде. Үземне  барлык яктан да әзерләсәм дә, 2 көн рәтләп йоклап булмады, тамак та борчып торды. Шуңа гел яшел чәй эчтем. Кичә иртәнге 4тә үк йокыдан тордым. Төшемә җырчы Вадим Захаров керде. Әллә аның да бу чарада катнашасы килде микән? Мине өйдән фронтка озаткан кебек озатып калдылар. Иремне  бигрәк тә туклану мәсьәләсе борчыды. Юкка булган:  безне бик яхшылап сыйладылар, хезмәттәшләребез дә, радио тынлаучылар да. Кагыйдә буенча, 10 минуттка эш урыннан китәргә дә ярый. Мин – иртәнге эфирда эшләп, кичен 9да йокларга ятарга өйрәнгән кеше. Йокы төшкәндә 15 минут кына черем итеп алырга да була. Төнлә радиотыңлаучыларыбызның да күбесе йоклый бит. Аларны йоклатмас өчен Руслан Кираметдинов концертын кичке – 10да, Зәринә Хәсәншинаныкын төнге бердә башладык. Аннары альтернатив музыка концерты була. 
Яшь алып баручы Алмаз Хәертдинов әлеге чарада катнашырга беренче булып язылган... 
Алып баручылар мондый чарада катнашулары белән бик бәхетле. Алар аны тормышка ашырырга булышкан кешеләргә, онлайн-концертта катнашкан артистларга чиксез рәхмәтле. 
Артистлар үзләре дә радионы яраталар. «Миңа «Күңел» радиосының форматы ошый. Башкалардан аермалы буларак, ул халыкка якынрак. Күптәннән бирегә килергә планлаштыра идем, җай чыкмады. Марафонда бик теләп катнашам, бу – Чаллыдагы тамашачыларга җырларымны бүләк итү мөмкинлеге. Оештыручыларга рәхмәт яусын, эшләрендә уңышлар юлдаш булсын», – диде безгә Татарстанның халык артисты ИлСаф.   
«Күңел» радиосы максатына ирешсен: 25 яшьлек юбилей елында Гиннесының рекордлар китабына кереп, тарихта үз исемен калдырсын иде. Ул моңа лаек.


Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация