Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КИП “Мастер”га ярдәм кирәк

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга визиты кысаларында "Мастер" Кама индустриаль паркы" ААҖдә дә булды. Биредә ул "Максат" җитештерү-коммерция компаниясе, "ТатПром-Холдинг", "Хитон-Пласт" һәм "Лидер КАМА" ҖЧҖләре эшчәнлеге белән танышты. Әлеге предприятиеләр КИП "Мастер"ның бишенче мәйданчыгында урнашкан. Ул күптән түгел Россия Икътисади үсеш министрлыгы биргән 200 миллион сум грант акчасына төзекләндерелгән иде....

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга визиты кысаларында "Мастер" Кама индустриаль паркы" ААҖдә дә булды. Биредә ул "Максат" җитештерү-коммерция компаниясе, "ТатПром-Холдинг", "Хитон-Пласт" һәм "Лидер КАМА" ҖЧҖләре эшчәнлеге белән танышты.

Әлеге предприятиеләр КИП "Мастер"ның бишенче мәйданчыгында урнашкан. Ул күптән түгел Россия Икътисади үсеш министрлыгы биргән 200 миллион сум грант акчасына төзекләндерелгән иде.

"Максат" җитештерү-коммерция компаниясе кою-чүкү, пресслау, штамплау һәм профильләү, шулай ук порошок металлургиясе алымы белән эшләнмәләр җитештерә. "Лидер КАМА" стандарт булмаган металл корылмалар проектлау һәм әзерләү өлкәсендә мәшгуль. "ТатПром-Холдинг" нефть һәм газ скважиналары өчен фильтрлар ясый. "Хитон-Пласт" "КАМАЗ" автомобильләре өчен пластмасса запас частьләр, шулай ук халык кулланылышы өчен пластмасса эшләнмәләре чыгара.

Предприятиеләр белән танышканнан соң, Рөстәм Миңнеханов резидентлар белән очрашты. Анда индустриаль паркның мәйданын ике тапкырга арттыру мәсьәләсе күтәрелде.

КИП "Мастер" генераль директоры Максим Стеблов сүзләренчә, 2017 елга паркның мәйданы хәзерге 643 мең квадрат метр урынына 1 миллион квадрат метрдан артырга мөмкин. Бу максатка 200 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме кирәк. Рөстәм Миңнеханов парк территориясен зурайту фикерен хуплады. "Бүгенге катлаулы икътисади вәзгыятьтә кече һәм урта бизнеска булышу зарур. Булган эш урыннарын саклап калуыгызгы телим. Без яхшы яшәргә өйрәнгән һәм яхшы яши беләбез", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Алга таба федераль үзәккә 1,8 миллиард сум күләмендә субсидия алу өчен гариза бирү ниятләнә. 2 миллиард сумнан күбрәк акчаны КИП "Мастер" һәм "КАМАЗ" ААҖ бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев