Кризис чигенә
Көн темасы

Кризис чигенә

Икътисадый кризис 2017 елда бераз артка чигенәчәк дип фаразлый белгечләр. Халыкара валюта фонды белгечләре 2016 елда Россия икътисадының 0,6 % ка кимүен белдерсә дә, 2017 елда ул үсү ягына таба барачак. Бу нефтькә бәя арту белән бәйле булачак икән.

2000 еллар башында Россия икътисады елына 6-7% күрсәткечләр белән артып барса, хәзер ул нибары 1-2% ка гына үсеш кичерә. Аеруча авыл хуҗалыгы һәм төзелеш өлкәләрендә хәлләр уңай якка таба борылган. Кризисның артка чигенүен халык инде 2017 ел башында ук сизәчәк имеш.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев