Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Үлемсез полк” йөрешенә әзерлек дәвам итә

Яр Чаллыда "Үлемсез полк" йөрешендә катнашырга күрше шәһәр-районнардан килергә теләк белдерүчеләр саны арта. Минзәлә, Менделеевск, Түбән Кама, Әгерҗе, Алабуга калаларында бу чара көндезге сәгатьләрдә була. Ә Чаллыда ул 15.00 сәгатьтә Азатлык мәйданыннан башланып Сабан туе үтә торган мәйданга таба Хәсән Туфан проспекты кузгала. "Үлемсез полк" йөреше мәйдан буйлап та әйләнәчәк....

Яр Чаллыда "Үлемсез полк" йөрешендә катнашырга күрше шәһәр-районнардан килергә теләк белдерүчеләр саны арта. Минзәлә, Менделеевск, Түбән Кама, Әгерҗе, Алабуга калаларында бу чара көндезге сәгатьләрдә була. Ә Чаллыда ул 15.00 сәгатьтә Азатлык мәйданыннан башланып Сабан туе үтә торган мәйданга таба Хәсән Туфан проспекты кузгала. "Үлемсез полк" йөреше мәйдан буйлап та әйләнәчәк.

Йөрешнең алгы сафында шәһәр хакиме Наил Гамбәр улы Мәһдиев та булачак. Ул агасы, әтисенең олы туганы Фуат Мәһдиевның портретын күтәреп барачак.

Фуат Мәһдиев Бөек Ватан сугышы вакытында 160 нчы танк бригадасында, 352 батальонда сержант дәрәҗәсендә хезмәт итә.1942 елның 19 июлендә сугышта яраланып Воронеж өлкәсенең Кече Покровка авылы янында һәлак була. Аны туганнан каберлегенә җирлиләр.

Чаллыда "Үлемсез полк" йөрешенең алгы сафларында шулай ук шәһәр җитәкчеләребелән бер рәттән сугыш һәм тыл ветераннары, иҗат әһелләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары да үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев