Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәмәгать тәртибе сагында

10 ноябрьдә җәмәгать тәртибен саклаучы, халкыбызның тыныч тормышын тәэмин итүгә үзләреннән зур өлеш кертүче һөнәр ияләре бәйрәм итә. Чаллыда шәһәрдәшләребезнең ихтирамын казанган хезмәткәрләр җитәрлек. Үзәк район полиция бүлегенең участковыйлар һәм балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Фәрит Ганиев әнә шундыйларның берсе. Фәрит Миргаяз улы Мамадыш районы Югары...

10 ноябрьдә җәмәгать тәртибен саклаучы, халкыбызның тыныч тормышын тәэмин итүгә үзләреннән зур өлеш кертүче һөнәр ияләре бәйрәм итә. Чаллыда шәһәрдәшләребезнең ихтирамын казанган хезмәткәрләр җитәрлек. Үзәк район полиция бүлегенең участковыйлар һәм балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Фәрит Ганиев әнә шундыйларның берсе.

Фәрит Миргаяз улы Мамадыш районы Югары Сөн авылында биш балалы гаиләдә туып-үскән. Хезмәтне, балаларны яратканга, урта мәктәпне тәмамлагач, ул Алабуга педагогия институтына укырга керә. Биредә тарих укытучысы белгечлеге ала. Булачак хатыны Альбина белән дә институтта укыганда таныша. Диплом алгач, бер ел Мамадыш районының Югары Яке авылында укытучы булып эшли Ганиевлар.

Яшь белгечләр укучылар һәм коллегалары арасында тиз арада хөрмәт казана. Ләкин шәһәрдә яшәү теләге аларны Чаллыга китерә. Барлык мәктәпләр буенча да йөреп чыга Фәрит. Бәхетенә, аңа Үзәк районы эчке эшләр бүлегендә урын тәкъдим итәләр. Әнә шулай 1994 елдан Фәрит Миргаязович участок инспекторы башлыгы вазифасына керешә. Бүген ул - бүлек начальнигы. Аның җитәкчелегендә 37 кеше эшли. Халыктан машиналарның тиешле урынга куелмавы, интернет-клуб, гаилә проблемалары һәм башка мәсьәләләр буенча шикаятьләр еш килә. Аларның һәрберсен җентекләп өйрәнеп, гамәлдәге кануннар буенча тиешле карарлар кабул ителә.

Законнарның катгый булуына да карамастан, 18 яше тулмаганнарга спиртлы эчемлекләр сату очраклары да кабатланып тора. Кичке уннан соң әти-әниләреннән башка урамда йөрүче балигъ булмаганнар да инспекторларга эләгә. "Бүгенге көндә балаларын кичен караучысыз калдырган 112 ата-ананы җаваплылыкка тарттык. Беренче тапкыр бу законны бозучыларга шелтә белдерәбез, икенчесендә балигъ булмаганнар белән эшләү буенча комиссия белән берлектә бер мең сум штраф түләтү турында карар кабул ителә", - ди Фәрит Миргаяз улы. Ул уен автоматларына каршы көрәштә законнарның йомшак булуына борчыла. "Штраф түлиләр дә, яңадан эшчәнлекләрен дәвам итәләр", - ди ул.

Фәрит Ганиев үзенә ярдәм сорап килгән кешеләрне игътибар белән тыңлый. Барысына да ярдәм итәргә тырыша. "Ул бик тырыш, эшне җиренә җиткереп башкаручы фидакарь зат", - ди Чаллы эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәтенең өлкән инспекторы Артур Муллин. Аның сүзләрен участок полицияләре янына килгән Гөлҗиһан Мостафина да: "Егетләр безнең кебек өлкәннәрнең гозерен тыңламыйча калмыйлар. Гел ярдәм итәләр", - дип куәтләде.

Фәрит әфәнде коллективта тырыш егетләр булуы белән горурлана.

- Үзең генә зур уңышларга ирешеп булмый. Безнең районда халык хөрмәтенә ирешкән участок полицияләре шактый. Руслан Минәхмәтов, Интизан Гурбанов, урынбасарым Марат Солтанов шундыйлардан, - ди ул. Бәйрәм уңаеннан алдынгыларга, гадәттәгечә, грамоталар, бүләкләр тапшырылачак.

Язмам героена намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр бирелгән.

Һәркөнне эшенә яратып барса да, гаиләсе аның өчен иң изге. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче хатыны Альбина белән ике бала үстерәләр. Кызлары Ләйсән - КФУның икенче курсында, уллары Данил алтынчы сыйныфта укый.

Буш вакытларын алар бергәләп үткәрәләр: җәен Лениногорск районында яшәүче әбиләре янына кайталар, кыш көне шугалакта тимераякта шуалар. Шулай тормышларын файдалы һәм матур итеп алып баралар. Киләчәктә дә хезмәтләре уңыш, тормышлары бәхет китерсен.

Әнисә Галиулина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев