Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наил Мәһдиев: “Эшкә барасың һәм прививка ясатасың”

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев бу атнада Чаллыга коронавируска каршы вакцинаның эре партиясе кайтарылачагын хәбәр итте. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев вакцина ясатуны эре предприятиеләрдә оештыру мөмкинлекләрен булдырырга кушты.

Республикада таҗлы вируска каршы тору өчен массакүләм вакцина ясату башланды. Бу эш шәһәрдә дә оешкан төстә алып барыла. Коронавируска каршы прививканы беренчеләрдән булып җитәкчеләр ясатты. Алар арасында башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова, “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин, “Чудо-дети” үзәге җитәкчесе Ася Кислова һәм башкалар бар.

Хакимияттә узган аппарат киңәшмәсендә сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев бу атнада Чаллыга коронавируска каршы вакцинаның эре партиясе кайтарылачагын хәбәр итте. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев вакцина ясатуны эре предприятиеләрдә оештыру мөмкинлекләрен булдырырга кушты. Мондый тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган атнада әйткән иде.

  • “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә Сергей Когогин мөрәҗәгетен, югары дәрәҗәдәге корпоратив дисциплинаны һәм медпунктлардагы мөмкинлекләрне искә алсак, кыенлыклар булмас дип уйлыйм. Предприятиеләрдә шартлар булдырып, күп кеше эшли торган коллективларга барып прививка ясату мөмкинлеге тудырырга кирәк. Кешеләргә уңайлы булсын: эшкә килдең, җайлы гына прививка ясатасың,- диде хаким сәламәтлек саклау идарәсе башлыгына. - Бу чиратлар хасил булмасын өчен сезгә дә уңайлы. Поликлинкаларга коронавируска бәйле булмаган сораулар белән килүчеләр дә бар бит. Кыенлыклар тумасын өчен кешеләрне төркемнәргә бүләргә кирәк. Без илдә һәм республикада вакцина партияләре кайтарылуын беләбез, шуңа күрә бу эшкә поликлиникалар да, хезмәт коллективлары да әзер булырга тиеш.

Шәһәр хакиме “КАМАЗ”дан тыш,  бу эшне катыргы-кәгазь комбинатында, “ТЭМПО” кебек эре предприятиеләрдә, азык-төлек җитештерү, төзелеш һәм транспорт компанияләрендә дә оештырырга кушты.

Шунысы игътибарга лаек, шәһәрдәшләребез арасында да прививка ясатуның мөһимлеген аңлыйлар. “Без карт кешеләр, сәламәтлегебез өчен борчылабыз. Иммунитет та мактанырлык түгел. Шуңа күрә коронавируска каршы прививка ясатырга җыенабыз”, - ди шәһәрдәшебез Әлфия Җәләлова.

Мин ел саен гриппка каршы прививка ясатам. Әллә шуның файдасы тиде: коронавирусны җиңелчә генә үткәрдем. Бу вируска каршы тору өчен массакүләм иммунитет булдырырга кирәк, диләр табиблар. Иң мөһиме: вакцина ясату кешенең теләге буенча эшләнсең һәм аның файдасы булсын.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация