Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наил Мәһдиев: “Халыкны хәмергә күмәргә кирәкми”

Чаллы шәһәр Советы депутатлары, торак йортларның беренче катларында эшләүче ал-комаркетлар белән проблеманы хәл итү ту-рындагы сорау белән, ТР Дәүләт Советына мө-рәҗәгать иткән.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев әйтүенчә бүгенге көндә муниципалитетлар-ның алкомаркетларга йогынты ясарга бернин-ди дә хакы юк. Өстәвенә, шәһәр алкоголь са-тудан бернинди акча да алмый, бу салымнар югарырак дәрәҗәдәге бюджетларга китә.

Чаллы депутатлары хәзерге вакытта торак йортларның 1 катында алкогольне 100 квад-рат метрдан да ким булмаган биналарда гына сатарга мөмкин, дип саный. Шул ук вакытта ТР Дәүләт Советы биналарда 50 квадрат метр-дан да ким булмаган күләмдә салым салу мөмкинлеге турындагы законны беренче укы-лышта кабул итте. Ягъни йортның 1 катындагы теләсә нинди ике бүлмәле фатиры хәмер сату буенча сәүдә ноктасына әйләнергә мөмкин. Әгәр 100 метр турындагы закон кабул ителсә, Чаллыда 33 алкомаркет ябылачак. Бу күп тү-гел, әмма бу әле башы гына. Алар торак йорт-ларда хәмер сатуны тулысынча тыю өчен кө-рәшергә ниятли, һәм монда хәтта Татарстан парламенты белән түгел, ә РФ Дәүләт Думасы белән эшләргә туры киләчәк.

«Әлегә без РФ Дәүләт думасы депутатла-рыннан инициативаларны күрмибез. Тик аларга да, безгә дә шәһәрдәшләребез Чаллы-дагы вәзгыять уңаеннан зар белдерә. Нәтиҗә-дә, аларга бу мәсьәләне хәл итүдә сайлаучы-лар алдында хисап тотарга туры киләчәк", – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Ә әлегә Чал-лыда алкоголь белән 318 сәүдә ноктасы эшли, аларда ике ел эчендә хокук бозулар саны өч тапкыр арткан. Чаллыда яшәүчеләрдән төнлә аракы, сыра, хәтта балигъ булмаганнарга да сатыла торган эчемлекләр эшенә карата ши-каятьләр ике тапкыр арткан.

"Бер яктан, республика Россиянең спорт башкаласы булды, чемпионатлар уздыра, икенче яктан – мөмкин булган бөтен җирдә хәмер белән сәүдә итү хокукын бирәбез. Ди-мәк, сул кулың уң тараф кешеләренең ни кыл-ганын белми. Кече бизнесны яклау астында, халыкны хәмергә күмәргә кирәкми”, – диде Чаллы мэры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация