Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәр мэры: "Уеннан уймак чыкмасын"

Шәһәрдә юлларны, ишегалларын, түбәләрне кардан чистарталар.

– Быел кыш буена 800 меңнән артык кубометр кар чыгарылды. Бу узган ел белән чагыштырганда 19 процентка күбрәк, – диде дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. 

 – Кар чистарту – бик җитди эш. Уеннан уймак чыгара күрмәгез! Узган атна ахырында түбә чистарткан вакытта бер эшче егылып төште. Шимбә көнне Биектау районында шәхси йорт түбәсеннән кар ишелеп төшеп хуҗасы үлде. Барлык саклык чараларын күрергә кирәк. Бу муниципаль оешмаларга да кагыла, – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. – Бездә 131 балалар бакчасы, 80 мәктәп, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау оешмалары күп. Иң мөһиме – куркынычсызлык техникасы. Тагын бер тапкыр инструктаж үткәрергә кирәк. Тыныч вакытта кешеләрне югалтырга ярамый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация