Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Полиция табибларга рәхмәтле

Чаллы шәһәренең полиция хезмәткәрләре беренче яртыеллыкка нәтиҗә ясады. Ел башыннан барлыгы 3 869 җинаять теркәлгән.

Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян  салу (25 теркәлгән), көчләү (5 теркәлгән), талау (16 теркәлгән), урлау (62 теркәлгән), фатирга үтеп керү белән урлашу (6 теркәлгән), шулай ук автотранспорт урлап алып китү (4 теркәлгән) ачыкланган. 
Шәһәрдә аңлы рәвештә кеше үтерү һәм сәламәтлеккә авыр зыян китерү, талау һәм мошенниклык буенча җинаятьләр кимегән. Полиция хезмәткәрләре 300 дән артык икътисади җинаять ачкан. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 400 дән артык җинаять ачыкланган, 7 берәмлек утлы корал законсыз әйләнештән алынган. 
Дистанцион мошенниклык һәм урлау актуаль булып кала. Ел башыннан  телефон элемтәсе һәм Интернет челтәре аша банк счетларыннан 542 мошенниклык һәм 478 урлау очрагы кылынган. Гражданнарга  быел 135 млн. сумнан артык матди зыян салынган.  
Төп күрсәткечләр буенча Чаллы полициясе эшчәнлеге уңай  бәяләнде. Биш полиция хезмәткәре Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хаты, Чаллы финанс идарәсе ТР Эчке эшләр министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.  Эчке эшләр идарәсе башлыгы Надир Закиров 14 хезмәткәргә бүләкләр тапшырды.
Җыелышта медицина хезмәткәрләрен дә бүләкләделәр. ТР Эчке эшләр министры Артем Хохорин коронавируска каршы  көрәштә аларның эшен югары бәяләде. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы полиция башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Марат Айдаров  аның исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды. Әлеге бүләккә Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев, шәһәр йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы Ришат Ногманов, 2нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Азат Фәтхетдинов һәм сугыш ветераннары  госпиталенең баш табибы Резедә Мәвзутова җитәкләгән коллективлар лаек булды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация