Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президентка яңа күпер ошады

Трамвай депосы районында капиталь төзекләндерүдән соң яңа күпер файдалануга тапшырылды. Чаллы елгасы аша салынган күпернең Титов урамы янындагы өлешен төзүчеләр 5,5 ай эчендә танымаслык итеп үзгәрттеләр. Моның өчен 188 миллион сум акча тотылды. Күпер "пик" вакытларында "Пединститут" тукталышы күперендәге транспорт агымын киметергә мөмкинлек бирәчәк, диләр төзүчеләр. - Күпер бүгенге заман...

Трамвай депосы районында капиталь төзекләндерүдән соң яңа күпер файдалануга тапшырылды.

Чаллы елгасы аша салынган күпернең Титов урамы янындагы өлешен төзүчеләр 5,5 ай эчендә танымаслык итеп үзгәрттеләр. Моның өчен 188 миллион сум акча тотылды. Күпер "пик" вакытларында "Пединститут" тукталышы күперендәге транспорт агымын киметергә мөмкинлек бирәчәк, диләр төзүчеләр.

- Күпер бүгенге заман таләпләреннән чыгып проектлаштырылды. Ике яклы хәрәкәт вакытында ул 102 тонна йөк күтәрә ала. Яңартылганчы 60 тонна гына иде, - ди "Главтатдортранс" директоры Эдуард Данилов.

Яңа күперне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады. Республика җитәкчесе аңа югары бәя бирде. Асфальтның да сыйфатлы икәнлеген ассызыклап үтте.

Чаллы елгасы аша салынган күперне төзекләндерү машина йөртүчеләр күңеленә дә хуш килде. Хәзер "пик" сәгатьләрендә Яңа шәһәрне ГЭС белән тоташтыручы күпердә сәгатьләр буена "бөке"дә торырга туры килмәс, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев