Рәхмәт сиңа, Тукай!
Көн темасы

Рәхмәт сиңа, Тукай!

26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне, бөтен Татарстанда Туган тел көне. Әлеге истәлекле бәйрәмне бүген шәһәребезнең 16 бистәсендә урнашкан Тукай һәйкәле янында 15:00 сәгатьтә зурлап билгеләп үтәчәкләр. Тукай - үзенең исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында урынны иң түрдән алган, әдәбиятыбыз күгендә якты кояш. Ул калдырган...

26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне, бөтен Татарстанда Туган тел көне. Әлеге истәлекле бәйрәмне бүген шәһәребезнең 16 бистәсендә урнашкан Тукай һәйкәле янында 15:00 сәгатьтә зурлап билгеләп үтәчәкләр. Тукай - үзенең исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында урынны иң түрдән алган, әдәбиятыбыз күгендә якты кояш. Ул калдырган әдәби мирас, андагы рухи байлык - милләтебез мактанычы, горурлыгы. Тукай - буыннар шагыйре. Татар халкы булган җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукаебыз да яшәячәк. Тиңсез иҗатың өчен мең рәхмәт сиңа, Бөек шагыйребез!

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев