Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Сабан туе гүзәле – 2021» бәйгесе җиңүчесе – 17 яшьлек Роза Әмирова (+фоторепортаж)

Кичә, «Энергетик» мәдәният сараенда, «Сабан туе гүзәле – 2021» шәһәркүләм бәйгесенең финал өлеше үтте.

Конкурста татар телен камил белгән 16 яшьтән алып 26 яшькә кадәр булган ун асыл кыз көч сынашты. Алар жюри әгъзаларына үзләренең бар осталыкларын күрсәттеләр. Аеруча да кызларның иҗат номерлары истә калды: алар биеделәр дә, җырладылар да, гитарада уйнадылар, хәтта фокуслар күрсәтүчеләр дә булды. 
Барлык катнашучы кызларны төрле номинацияләрдә бүләкләделәр. «Шәһри Чаллы» газетасының махсус номинациясен – «Шәһри Чаллы гүзәле» исемен 16 яше тулган Алия Авзаловага бирдек. Аны бәйрәмдә газетаның баш мөхәррире Резидә Юсупова бүләкләде. Алиягә кыйммәтле, чигүле калфак тапшырдык. Ә бәйгенең төп таҗын «Сабан туе гүзәле – 2021» бәйгесе җиңүчесе исемен – 17 яшьлек Роза Әмирова алды. Аңа иганәчеләрдән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 
Р.S. «Сабан туе гүзәле – 2021» бәйгесенең финал өлеше турында алга таба да язачакбыз. Безнең белән калыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация