Сабантуе гүзәле-2018
Көн темасы

Сабантуе гүзәле-2018

"Сабантуе гүзәле-2018" конкурсына йомгак ясалды

2 ай дәвамында безнең сайтта чибәр кызларыбыз көч сынашты. 
Гадел тавыш бирүләр буенча 1 нче урынга "Тургай" балалар бакчасы хезмәткәре Алсу Мокъсинова лаек булды. Аңа шәһәребезнең элиталы "Космо" матурлык салонынан сертификат һәм редакциябез исеменнән акчалата бүләк тапшырдык. 2 нче урынга лаек булган Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы Гөлинә Минһаҗева "Креатив" матурлык салоныннан сертификатка ия булды.
Сылу кызларыбызны чын күңелдән тәбрик итәбез!

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу

Нет комментариев