Сайлаулар 22 округта үтә
Көн темасы

Сайлаулар 22 округта үтә

Чаллыда 13 сентябрьдә шәһәр советына депутатлар сайлау 22 округта була. 45 депутатның 23е партия исемлегеннән, ә 22се бер мандатлы округлардан сайлана. Үзәк район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәтхетдинов әйтүенчә, Комсомол районында - 6, Үзәк районда - 9, Автозавод районында 7 округ. Чаллыда барлыгы 398 мең сайлаучы, һәр округка уртача...

Чаллыда 13 сентябрьдә шәһәр советына депутатлар сайлау 22 округта була. 45 депутатның 23е партия исемлегеннән, ә 22се бер мандатлы округлардан сайлана. Үзәк район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәтхетдинов әйтүенчә, Комсомол районында - 6, Үзәк районда - 9, Автозавод районында 7 округ. Чаллыда барлыгы 398 мең сайлаучы, һәр округка уртача 18 108әр кеше туры килә. Быел, округларга номерлар гына түгел, Мирный, Заречный, Парковый кебек исемнәр дә бирелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев