Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Шәһри Чаллы" газетасына баш мөхәррир билгеләнде

Газетаны бүгеннән Резидә Юсупова җитәкләячәк. 

«Яр Чаллы - Милли мәдәниятнең зур традицияләре булган татар телле шәһәр. Безнең өчен төп бурыч — шәһәрдә татар массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү, популярлаштыру. Шуңа күрә без „Шәһри Чаллы“ның баш мөхәррире итеп Резидә Юсупованы билгеләргә булдык. Ул бик танылган, тәҗрибәле журналист, аның бу урында эшләре уңышлы барыр дип өметләнәбез", - диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Коллективны яңа җитәкче белән «ТАТМЕДИА»АҖ матбугат чаралары буенча генераль директор урынбасары, медиа директор Әлфия Әдиятова таныштырды. 

Резидә Юсупова массакүләм мәгълүмат чараларында 1987 елдан бирле эшли, «Авыл утлары», «Нур» газеталарында корреспондент булып эшләгән, «Чаллы-ТВ» хезмәт иткән. Соңгы елларда Юсупова "Якты юл" газетасын җитәкләде һәм аны укучылар яратып укый торган басма дәрәҗәсенә җиткерде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев