“Шәһри Чаллы” “Җәй гүзәле”н эзли(Фотолар кабул итү вакыты озынайтыла)
Көн темасы

“Шәһри Чаллы” “Җәй гүзәле”н эзли(Фотолар кабул итү вакыты озынайтыла)

Җәй- иң матур ел фасылларының берсе. Нәкъ шушы 3 ай әйтеп бетергесез сихри матурлык өләшә. Игътибар “Шәһри Чаллы” газетасы “Җәй гүзәле” исемле бәйге игълан итә.

Бәйгенең шартлары бик гади: сезгә бары тик үзегезнең җәй көнендә төшкән иң матур фотогызны безнең редакциягә җибәрергә кирәк. Фотоларны  1 августка кадәр shahri_chally@mail.ru электрон адресына һәм газетабызның Вконтакте битенә (https://vk.com/shahri_chally)  кабул итәбез.
2 августан гүзәл затларыбызның фотолары безнең сайтта урын алачак. Иң күп тавыш җыеп, 1 нче урынны яулаган фото иясе “Креатив” элиталы матурлык салонына 2 мең сумлык сертификат белән бүләкләнәчәк. Ә 2 һәм 3 нче урынны яулаган гүзәл затларыбыз “Шәһри Чаллы” газетасында бушлай котлау урнаштыру хокукына ия булачак. Мондый мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз, бәйгедә катнашырга ашыгыгыз.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хатын-кыз игълан

Нет комментариев