Су басу ихтималы зур
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре Хәсән Туфан һәм Вахитов проспектларындагы күпер асларындагы ливневкаларны һәм станцияләрне тикшерә башлады инде.
Быел кыш кар күп булып тарихка кереп калачак. Шунлыктан язгы ташу вакытында елга буйларындагы бакчаларны су басу ихтималы зур. Шәһәр урамнарында да яңгыр коелары начар эшләгән урыннар бар. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре Хәсән Туфан һәм Вахитов проспектларындагы күпер асларындагы ливневкаларны һәм станцияләрне тикшерә башлады инде. Хакимияттә узган киңәшмәдә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев җаваплы җитәкчеләрне сулыклар янындагы бакчачылык ширкәтләре вәкилләре белән очрашып сөйләшергә һәм алдан тиешле чаралар күрергә чакырды. “Түбән Кама ГЭСында суның 10 метрга күтәрелүе фаразлана. Бәла-каза килгәч, кайгырудан файда юк. Аннары акча һәм ярдәм сорап, табигатькә мөрәҗәгать итәбезме? Аннан компенсация алып булмаячак”, - дип кисәтте мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев