Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тагын кемнәрне югалтырбыз...

Республикада коронавирус инфекциясе белән бәйле вәзгыять бик катлаулы, шул сәбәпле 22 ноябрьдән Татарстанда яңа чикләүләр кертелә, аларның күбесе җәмәгать транспортына кагылачак.

Төгәлрәк әйтсәк, ике атнадан соң QR-коды яки медотвод турында белешмәсе булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен транспорт карталарын туктатып тору планлаштырыла.


Шулай ук, 18 яшьтән өлкәнрәк затлар җәмәгать транспортыннан бары тик QR-код яки медотвод турында белешмә булганда гына файдалана алачак. Контрольне тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Президенты медотвод турында белешмәнең электрон варианты формасын эшләүне йөкләде.
Моннан тыш, югары уку йортларына студентлар QR-кодлары яки медотвод турында белешмәләре булган очракта гына кертеләчәк. 
Моңа өстәп, республиканың Баш дәүләт санитария табибы карары белән 9 нчы ноябрьдән беренче прививка алмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерү дә каралган.


Чаллыда да коронавируска бәйле вәзгыять бик катлаулы булып кала. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә мэр Наил Мәһдиев хәбәр итте. 
«Кызганычка каршы, яхшы якка үзгәрешләр күренми. Бүгенге көндә сәламәтлек саклау системасы киеренке режимда эшли. Шифаханәләрдә резерв урыннар бик аз. Реанимациядә ятучыларның 90 проценты прививка ясатмаган кешеләр», – диде шәһәр башлыгы.
Чаллыда коронавирус инфекциясенең 4662 очрагы теркәлгән. Бу республика күрсәткечләреннән 3 процентка күбрәк. 
Югарыда хәбәр ителгәннәрне исәпкә алып, шәһәренең баш санитар табибы Илгизәр Бариев 9 ноябрьдән шәһәр предприятиеләрен прививка ясаган хезмәткәрләргә карата планлы һәм планнан тыш тикшерүләр башланачак, дип кисәтте. Бу көнгә вакцинаның беренче компоненты булмаса, эштән читләштерелергә яки дистанцион эшкә күчерелергә тиеш, югыйсә предприятие җәзага тартылачак.
– Бүгенге көндә вакцина ясату буенча барлык сроклар да, агитация вакыты да үтте, хәзер без башка кагыйдәләр буенча яшәячәкбез. 3,4,5,6 нчы ноябрь көннәрендә прививка ясатырга теләүчеләр бик аз иде, мин махсус күзәттем. Бернинди чират булмады, – диде Наил Гәмбәр улы.
Моның чыннан да шулай булуын сәламәтлек саклау башлыгы Александр Николаев та әйтте. 
– 4,5 нче ноябрьдә вакцина ясатырга теләүчеләр байтак булса, 6-7нче числода андыйларның саны 2-2,5 тапкырга кимеде, – диде ул. 
Вакцинаның беренче компонентын 199 090 шәһәрдәшебез алган, икенчесен – 131 732. 
Александр Николаев әйтүенчә, шәһәрдә 222 мең данә вакцина бар. Аны шәһәрнең барлык шифаханәләрендә, «Мегастрой» һәм «Тулпар» сәүдә үзәкләрендә ясыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация