Шәһәрнең урта белем бирү мәктәпләрендә ташламалардан файдаланучыларга бакчаларга йөрү өчен талоннар бирелә башлады. Социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Мария Белова әйтүенчә, быел узган елдагы кебек ташламалардан файдаланучы бер кеше аена 6 талон ала. Моның өчен шәһәр бюджетыннан 15 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Талоннарны яшәү урыны буенча мәктәпләрдән 14-17 сәгатьтә...
Шәһәрнең урта белем бирү мәктәпләрендә ташламалардан файдаланучыларга бакчаларга йөрү өчен талоннар бирелә башлады.
Социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Мария Белова әйтүенчә, быел узган елдагы кебек ташламалардан файдаланучы бер кеше аена 6 талон ала. Моның өчен шәһәр бюджетыннан 15 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Талоннарны яшәү урыны буенча мәктәпләрдән 14-17 сәгатьтә алып була. Бу хокукка бакчалары булган эшләмәүче пенсионерлар, Бөек Ватан сугышында катнашканнар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары, "Камалышта калган Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнгәннәр, инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар ия.
Нет комментариев