Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазыйфасына керү тантанасы булачак.
Бүген шулай ук Парламентарийлар ТР Премьер-министры кандидатурасын раслаячак
Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узачак. Анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын һәм аның урынбасарларын раслау планлаштырыла.
16 сентябрьдә узган республика парламенты президиумы утырышында ике мәсьәлә каралды — ТР Премьер-министры кандидатурасын һәм республика вице-премьерларын билгеләү буенча Татарстан Президенты тәкъдимнәрен раслау»
Президент тәкъдим иткән барлык кандидатуралар да алдан Дәүләт Советы комитетлары утырышларында каралачак", — диде республика парламенты Секретаре Лилия Маврина.
Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазыйфасына керешү тантанасы булачак.
Инаугурация тантанасын әлеге ссылка буенча карап була. Башлана 10:00
Инаугурция тантанасын туры эфирда карап була. Башлана 10:00
Чыганак: Татар-информ
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев