Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тиңсез иде безнең Хәниякәй

Бүген легендар җырчы Хәния Фәрхинең вафатына 5 ел тулды. Шул уңайдан Буада яшәүче дусты Гөлнур Айзат аңа багышлап өр-яңа шигырь язды.

Дустыма


Бүген нидер булыр, булыр төсле
Моңсуланып иртән таң тугач.
Үзен сөйгәннәрнең хәтерендә
Кайтты Хәниякәй-сандугач.

Тынып калган кебек агачлар да,
Җырчы кошлар көтә дускаен.
Хәниянең таш сынына карап
Ямансулап куя кушкаен.
Ул торган йорт диварына элеп
Хәниянең матур сурәтен
Искәртә күк: тормыш шундый матур,
Тормыш шундый усал, гыйбрәтле!
Язмыш кына гел сагалап тора
Алып китә асыл затларны.
Өч 7ле нокта куйган көннән
Хәнияле таңнар атмады.
27 .07.2017 ел
Меңнәр хәтеренә язылды көн,
Моңлы кошын җуйды халкым да.
Тиңсез иде безнең Хәниякәй
Гел сөйләрбез аның хакында.
Истә әле язган хатларыңда
7 лене сөю турында.
Кем уйлаган шушы өч сан синең
Чик куяр дип гомер юлыңа.
«Яратам мин никтер 7 санын,
Үсендерә мине,тылсымлы!»
Шулай дигән идең, Хәниякәй,
Бардыр, ахры, сере, тылсымы.
Бу сан сине безнең арабыздан
Мәңгелеккә алып китсә дә.
Син яшисең һаман йөрәкләрдә
Моңың белән иртә-кичләрдә.
Көннәр буе һәйкәлеңә килә
Җырларыңны, сине сөйгәннәр.
Иҗатыңны яратканнар әнә
Кабереңне гөлгә күмгәннәр.
Әлдермешкә күптән кайтканың юк,
Питрәчең дә инде сагынган.
Казан кичләре дә эзли кебек
Хәниягә таныш чалымнар.
Үткәннәрең тоташ җырдыр сыман,
Киләчәккә кереп барасың.
Халкым мәңге күңелендә йөртер
Үзе сөйгән моңлы баласын.

Гөлнур Айзат.Буа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация