Товар җитештерүчеләргә ярдәм булачак
Илдә социаль-икътисадый тотрыксызлык башлангач, шәһәр хакимияте сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә кризиска каршы штаб оештырган иде. Ул уңышлы гына эшли. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев атна саен шимбә иртәсендә эшмәкәрләр белән очраша. Белгечләр белән берлектә яңа проектлар белән таныша, җирле товар җитештерүчеләргә булышырга тырыша. Узган шимбәдә сәүдә-сәнәгать палатасында кризиска каршы штабы утырышының...
Илдә социаль-икътисадый тотрыксызлык башлангач, шәһәр хакимияте сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә кризиска каршы штаб оештырган иде. Ул уңышлы гына эшли. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев атна саен шимбә иртәсендә эшмәкәрләр белән очраша. Белгечләр белән берлектә яңа проектлар белән таныша, җирле товар җитештерүчеләргә булышырга тырыша.
Узган шимбәдә сәүдә-сәнәгать палатасында кризиска каршы штабы утырышының чираттагысы узды. Беренче булып "Луч" җаваплылыгы чикләнгән оешма директоры Руслан Мостафин чыгыш ясады. Аның биредә беренче тапкыр гына чыгыш ясавы түгел инде. Предприятие үзенең проектын тәкъдим иткәннән соң, "Развитие" сәнәгать паркында урын бирелгән иде. Компания җылылык җиһазлары җитештерә. Инвестицияләрнең гомуми күләме 17 миллион сум. Бүгенге көндә компания сәнәгать паркында төзелешне уңышлы гына алып бара, продукцияне сатуның яңа базарларын эзләү белән дә шөгыльләнә. Руслан Мостафин шәһәр башлыгына, "Развитие"нең яңа участогында проектның икенче өлешен тормышка ашыру өчен урын сорап мөрәҗәгать итте. "Хәзер без җитештерү өчен БСИда урын арендалыйбыз. Елына 50гә якын агрегат сатабыз. Җитештергән товарга ихтыяҗ арта. Төньяк, Себер белән эшли башладык. Яңа дәрәҗәгә чыгарга, эшне ике сменада оештырырга әзербез", - диде "Луч" директоры. Сәнәгать паркының икенче өлешен 2019 елга төзү планлаштырыла. Инвестицияләр күләме 30 миллион сумга җитәр дип көтелә.
Наил Мәһдиев мондый үсештәге компаниягә, алгарышлы икътисадый үсеш территориясе (ТОСЭР) резиденты булырга кирәклеген ассызыклады. "Төзелеш һәрвакыт, аеруча Татарстанда, кирәк. Без реаль җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә даими ярдәм итәбез. Сәнәгать паркында сезнең өчен урынны резервта тотабыз. Башта беренче мәйдан белән эшне тәмамлап, беренче этапны ачып җибәрергә кирәк", - диде ул.
"Йөк машиналарына прицеплар" дип исемләнгән икенче проект та шәһәр хакиме тарафыннан яклау тапты. Ул җитештерелгән товарларны шәһәр читендәге мәйданда тәкъдим итеп, аның көндәшлеккә сәләтле булуын бәяләргә кушты. "Барлык күргәзмәләргә, предприятиегә мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен, Кама прицеплар һәм җиһазлар заводы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен дә чакырырга кирәк," - диде ул.
"Креатив карарлар агентлыгы" җаваплылыгы чикләнгән оешма җитәкчесе Артур Зарипов франшиз үсеше буенча проект тәкъдим итте. "Бүгенге икътисадый шартларда франшиза популяр. "Франчайзин үсеше шәһәргә, эшмәкәрлек үсешенә өстәмә инвестицияләр бирәчәк. Чаллының 154 миллиард сум инвестиция җәлеп итәргә мөмкинлеге бар", - диде Артур Зарипов. Шәһәр хакиме эшмәкәрләр форумы үткәреп, анда әлеге проектны күрсәтергә тәкъдим итте.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев