Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урамың чокырлы икән, «Халык контроленә» яз!

Кар эрүгә, урамнарны чокыр-чакырга тутырып, урыны-урыны белән асфальт таркала башлады. Бу хәл елдан-ел кабатлана. Моннан билгеле машина йөртүчеләр зыян күрә. Шушы көннәрдә социаль челтәрләр аларның зарлы видеоязмалары белән тулды.

Машина йөртүчеләргә җәяүлеләр дә кушыла. «Бу чокырларны кайчан ямаячаклар? Без ничек йөрергә тиеш?» – дип зарлана алар. Әлеге сорауларга ачыклык кертү өчен «Автомобиль юллары предприятиесе»нең юл-төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары Җәмил Исмәгыйлевка мөрәҗәгать иттек. 

Аның сүзләренә караганда, иң беренче чиратта «Халык контроле» порталына килгән шикаятьләр карала. Март аенда шәһәрдәшләрдән 15 мөрәжәгать килгән. «Алар буенча эшли башладык. Бер гаризаны да игътибарсыз калдырганыбыз юк», – ди Җәмил Исмәгыйлев.  

Шәһәрдәшләребезне аеруча Сидоровка бистәсендәге Индустриальная, Гвардейская, Батенчук урамнары борчый. ГЭС бистәсенең Гидротөзүчеләр, Гагарин урамнары да канәгатьсезлек уята. Тукай Яр буе, 65нче комплекстагы кварталара юллар, Яшьлек һәм Хәсән Туфан проспектларындагы чокырлы участоклар да игътибар сорый.

Бу көннәрдә предприятие эшчеләре Сидоровка паркының юлларын ямыйлар. Эшчеләр көненә якынча 40 кв. метр юлны тәртипкә китерәләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация