Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ураза гаете мөбарәк булсын! - ВИДЕО

Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулланың Ураза гаете уңаеннан бәйрәм котлавы.

Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән!

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы мөхтәсибәте һәм дә үз исемемнән барчагызны изге Рамазан ае тәмамланып, Гайдел-Фитыр - Ураза бәйрәме җитүе белән ихлас котлыйм!
Аллаһка шөкер, Изге Рамазан аебыз быел да зур җанлылык белән узды. Аның барышында мәчетләребездә хәйрия эшләре активлашты, физик мөмкинлеге чикле балаларның, үсмерләрнең, ятимнәрнең, фәкыйрьләрнең хәлен җиңеләйтү буенча чаралар күрелде. Мәчетләребездә тәрәвих намазларына килүчеләр артты. Бу ураза тотучылар саны артуын да дәлилли торган күрсәткеч. 
Мәчетләребездә тулы Коръән чыгылды, без Аллаһы сүзләренең тирән эчтәлегенә төшенергә, ошбу вакытлыча дөньяда яшәү мәгънәсен тулырак аңларга тырыштык. Безнең һәрберебезгә ошбу ай дәвамында рухыбызны савыктыру, Аллаһы ризалыгы өчен нәфес-теләкләрне тыеп тору, мескен-мохтаҗларга ярдәм итү өчен зур мөмкинлекләр бирелде. Уразаның һәр көне аны тотучылар өчен бер дәрес булды, нәфсебезне тәрбияләде, кылган гамәл - гыйбадәтләребез, изгелекләребез Аллаһы Тәгаләгә якынайтты. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. әйтте: "Һәр нәрсә өчен чистарыну бар. Ә калеб белән тәнне Ураза чистарта". Ураза тотып без тәннәребезне, күңелләребезне чистарттык, ниятләребезне дөресләдек. Зәкәт, фитыр садакаларыбыз, ифтар мәҗлесләребез белән мескен-фәкыйрьләрне сөендердек, малларыбызны пакьладык. Изге ай барчасын - яшен-картын, ярлысын-баен, урта хәллесен бергә туплады, дуслаштырды. Кайбер мөселман кардәшләребез Рамазанның соңгы ункөнлегендә мәчетләребездә игътикяф кылып тәкъвалыкларын арттырдылар.

Бу Бәйрәм көнне Аллаһы Тәгаләне олылап зекер итү белән бергә, без фәкыйрьләргә садака өләшсәк, ата-ананың, туганнарның, күршеләрнең хәлен белешсәк, аларны күчтәнәчләребез, бүләкләребез белән сөендерсәк хәерле булыр иде. Аллаһы Тәгалә ошбу Рәхмәтле айда тоткан уразаларыбыз, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребез бәрәкәтендә тормышыбызны тагын да күркәмрәк итеп, изге ният-максатларыбызга ирешергә юлларын ачсын! Киләчәктә дә гыйбадәтләребез дәвамлы булып, Раббуль Хакның мәгъфирәтенә, рәхмәтенә ирешеп яшәргә насыйп әйләсә иде!

Олы ихтирам һәм изге догалар белән,
Әлфәс хәзрәт Гайфулла,
Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация