Вакцина – иң нәтиҗәле чара
Коронавирус кимеде дип тынычланырга иртә әле.
Коронавирус кимеде дип тынычланырга иртә әле. Бүгенге көндә шәһәребездә ковидның лабораториядә расланган 2495 очрагы теркәлгән. 108 кеше табиблар контролендә, 1565 кеше терелгән.
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев әйтүенчә, шифаханәләрдә, “Омега” сәүдә үзәгендә, предприятие һәм оешмаларда вакцина ясату, халык арасында прививканың әһәмияте турында аңлату эшләре алып барыла. Кирәк икән мобиль төркем предприятиеләргә барып та привика ясый. Бүгенге көндә беренче компонентны - 37,7 мең, икенчесен 30,6 мең кеше алган. Шәһәрдә 5 меңнән артык доза вакцина бар. Белгечләр әйтүенчә, бер кешедә дә аның тискәре йогынтысы күзәтелмәгән.
Чаллыда корнавируска каршы коллектив иммунитет булдыру өчен 247 360 кеше вакцина ясатырга тиеш.
“Россиядә ясалган вакциналар вируска каршы көрәштә дөньяда иң нәтиҗәле чара дип табылды. Тик кайбер предприятие һәм оешма җитәкчеләре коллективта аңлату эшен тиешенчә алып бармыйлар. Көзгә ковид белән авыручылар саны артса, моның өчен җитәкчеләр җавап бирәчәк. Безнең алда ике генә юл бар: прививка ясату яисә коллектив белән чирләү. Бу чир күпме кешене вакытсыз якты дөньядан алып китте?! Әгәр аларны кайтарып: “Прививка ясатыр идегезме?”- дип сорасак, һичшиксез, коронавируска каршы вакцинага өстенлек бирерләр иде. Бюджет оешмаларында эшләүчеләргә тагын бер кат мөрәҗәгать итәм: сезнең кул астында дистәләрчә, йөзләрчә кеше эшли. Аларның күбесе - “риск” төркеменә керүчеләр. Сез тәүлектә 15 сәгатькә кадәр күп санлы кеше һәм балалар белән эшлисез. Алар – вирусны симптомсыз йөртүчеләр. Шуңа күрә вакцина ясаткан баш табиблар, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр, җитәкчеләрдән үрнәк алып, авыруга каршы коллектив иммунитет булдыру буенча эшлик. Юкса йогышлы авырулар хастахнәләре генә чирдән коткарып кала алмаячак. Прививка ясату буенча халык белән эшне көчәйтергә кирәк. Өлкәннәрнең өйләренә
барып, хезмәт күрсәтү мөмкинлеген булдыру да зарур”, - диде Наил Мәһдиев.
Узган атнада шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариевның вакцинаның икенче компонентын да алуы мәгълум булды. Ул хатыны Фирдәвес ханым белән прививканы 7нче шифаханәдә ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев