Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вандаллар тик тормый (+фотолар)

Наил Мәһдиев шәһәр мэры булып эшли башлагач, Чаллыда парклар, скверлар, ишегаллары тәртипкә китерелде. Җир асты кичүләре матур итеп бизәлде. Тик безнең халык җитәкчеләрне: «Эшләмиләр», – дип сүгүдән узмый, алай гына да түгел, вандаллар ясаган урыннарны җимерә, буяганны, чистартканны пычрата, боза. Шулар аркасында мэр Наил Мәһдиевне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәнкыйтьләде.

Җитәкчеләр шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен янәдән тәртипкә китерделәр.
Газетабызның 3 ноябрь санында «Җир астыннан юллар бар» дигән язма чыккан иде. Анда җир асты кичүләрен төзекләндерәләр, матурлыйлар дип яздык. Автомобиль юллары муниципаль унитар предприятиесе җитәкчелеге Тынычлык проспектындагы «Медицина шәһәрчеге» һәм «Мәктәп» тукталышларындагы җир асты кичүләрен рәссам Дмитрий Филлиповтан матурлатырга карар кылды. Рәссам «Мәктәп» тукталышын матур итеп каеннар һәм елга рәсеме белән бизәп куйды. Вандаллар табигать күренешен икенче көнне үк тагын боздылар, рәссам янәдән тәртипкә китерде. Бераздан әлеге җир асты кичүендәге пейзажны тагын оятсызларча пычраттылар. Аның өстенә әллә нинди ямьсез сурәтләр, язулар ясап киттеләр. «Сиңа бу сугыш нигә кирәк? Мин монда кире кайтам», – дигән янау сүзләре дә язып киткәннәр. Мин газета укучыбыз төшергән видеоны җитәкчеләргә дә җибәргән идем. Алардан җавап ишетә алмадым. «Автомобиль юллары» МУПында исә: «Ә сез, нәрсә тәкъдим итәсез?» дип сорауга каршы сорау бирделәр. Ә матурлыкка битараф булмаган шәһәрдәшләрнең вандалларга карата үз фикере, алар белән мин дә килешәм.  
Гөлия Гатауллина:
– Рәссам шундый матур итеп ясаган иде. Мин яшьләрнең матурлыкны ямьсезләүләрен берничек тә аңлый да, бу күренешне аңлата да алмыйм. Ул балаларны нинди ата-аналар үстергәнен беләсем килә.
Алсу Яруллина, укытучы:
– Рәссам күпме тырышып ясады. Җир асты кичүе бик матур иде. Шәһәрдә күпме җитәкче, полиция, халык дружиналары бар. Берәр атна шунда кизү торып, ул хулиганны тотып булмый микән? Моны бит берүк кеше пычрата. Шуны табып, ата-анасыннан буяу, рәссамның хезмәте өчен зур суммада штраф түләтеп, матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә шул «герой»ны күрсәтергә кирәк. Аннары штраф акчасына буяу, пумала алып Элеватор тавындагы таш диварларны буятсаң булыр иде. Белсен рәссам хезмәтенең «рәхәтлеген». Зур заводлар төзибез, катлаулы сәяси  мәсьәләләр хәл итәбез, бер хулиганны тотып, тәртипкә утырта алмыйбыз.   Матур итеп төзекләндерелгән җир асты юлларын «Куркынычсыз шәһәр» программасы буенча видеокамера белән җиһазларга кирәк. Бәлки аларның нәтиҗәсе булыр?
Глеб, мәктәп укучысы:
– Мин сәнгать мәктәбенә йөрим. Рәсем ясауның җиңел түгеллеген беләм, җитәкчеләр бу вандалны табып, самосуд ясасалар, бәлки башка мондый хәлләр кабатланмас иде.  

 

Зөлфия ГАЛИМ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация