Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярминкәләр дәвам итә

Ял көннәрендә ЗЯБ бистәсенең Сарман трактында һәм Яңа шәһәрнең Г.Камал бульварында ярминкәләр үтте. Минзәлә, Мамадыш, Тукай районы авыл хезмәтчәннәре сәүдәне иртәнге 7дә үк башлап җибәрде. Сарман трактындагы ярминкәне ЗЯБта яшәүчеләр генә түгел, Яңа шәһәрдәгеләр дә көтеп ала. 2нче бистәдә яшәүче хезмәт ветераны Нәкыя Гайнетдинова бирегә беренчеләрдән килеп җиткән. "Мондагы ярминкәне...

Ял көннәрендә ЗЯБ бистәсенең Сарман трактында һәм Яңа шәһәрнең Г.Камал бульварында ярминкәләр үтте. Минзәлә, Мамадыш, Тукай районы авыл хезмәтчәннәре сәүдәне иртәнге 7дә үк башлап җибәрде.

Сарман трактындагы ярминкәне ЗЯБта яшәүчеләр генә түгел, Яңа шәһәрдәгеләр дә көтеп ала. 2нче бистәдә яшәүче хезмәт ветераны Нәкыя Гайнетдинова бирегә беренчеләрдән килеп җиткән. "Мондагы ярминкәне яратам, чөнки алган азык-төлек һәрвакыт тәмле була. Бәясе дә чагыштырмача арзан, күркә итен теге юлы да килограммын 280 сумнан алган идем, бу юлы да арттырмаганнар. Рәхмәт яусын", - ди ул.

Касыйм абый ярминкәдән даими рәвештә бәрәңге ала икән. "Үзем Мамадыштан, шуңа күрә туган җирдә үскән яшелчәләрне алабыз", - ди ул якташларына рәхмәт белдереп. Сүз уңаеннан, ярминкәдә бәрәңгене 5 литрлы чиләктәгесен - 180, 10 литрлыдагысын 200 сумга саттылар. Шулай ук биредә төрле балык, кондитер һәм сөт ризыкларын да алырга була иде. 260 сумнан сыер ите дә күпләр күңеленә хуш килде. Йомырканың дистәсен 50 сумнан җибәрделәр.

Бу көнне Сарман трактында һәм Г.Камал бульварындагы 121 сәүдә ноктасында барлыгы 65 тоннадан артык азык-төлек сатылды. Хакимиятнең сәүдә һәм куллану базары идарәсе белгечләре әйтүенчә, бәяләр республика Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать министрлыгы тәкъдим иткәнчә куелды. Чираттагы ярминкәләр 21 мартта үтәчәк.

Зөлфия ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X