Ярты елда – 4 миллион сум
“Ярты ел эчендә яшьләр үзәкләренең активстлары 4 млн 217 мең 600 сумлык грант оттылар”, – диде яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Айзат Мәхмүтов.
Шуларның 2,6 млн сумы «Нур» яшьләр үзәгенең РФ Студпроф медиапорталы хезмәткәре Любовь Архипованыкы. Ул “Милли кухня турында” проектын инде гамәлгә ашыра: төрле халыкларның кухнялары турында видеоблоглар төшерә.
«Орион» яшьләр үзәге белгече Дмитрий Колесников «Дроннарда узыш» проекты белән 400 мең сумлык грант отты. Проект командасы ял итү мәйданчыгы оештыра, анда теләгән һәр кеше үзен узыш квадрокоптеры пилоты ролендә сыный ала.
–“Орион” яшьләр үзәге белгече Басыйр Ганиев былтыр 2,5 млн сум акча откан иде. Быел «Татнефть» линиясе буенча 480 мең сумлык. Аның проекты техник иҗат белән бәйле, – диде Айзат Мәхмүтов.
«Татнефть» линиясе буенча шулай ук Наилә Тахавиева (84 мең сум “Җиңү китабы” конкурсында), Константин Мамаков (253,6 мең сум “Яшьләр җәмгыяте. 21 гасыр әйдаманы” конкурсында).
«Игелекле эшләр төбәге 2021» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында Анастасия Гайфуллина 50 мең сум акча алды.
Россия Яшьләр эшләре министрлыгы линиясе буенча «Яшүсмер» үзәге белгече Маргарита Чумутина 350 мең сумлык грант отты. Ул 14-20 яшьлек яшьләр өчен «Up&Go» k-pop бию проектын тормышка ашырачак. 2022 елның мартында Маргарита Бөтенроссия K-pop фестивален үткәрергә планлаштыра.
Зөһрә ВӘЛИТОВА.
Фото: nabchelny.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев