Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Алтмыш яшьтә мәхәббәтен очратты

Мин уртача яшьтәге ханым. Озак еллар шәһәрнең бер эре предприятисендә хезмәт куйдым, шуннан пенсиягә чыктым.

Аллаһка шөкер, эшләгән җиремдә хөрмәт иттеләр, хәзер дә бер бәйрәмнән калдырмыйлар, котлап торалар, концертларга чакыралар. Бу юлы да җитәкчелек бүләк итеп Түбән Каманың бер санаториена путевка бирде. Бушка биреп торганда нишләп әле ризалашмаска дидем дә, үзем белән иптәш хатынны да алып санаторийга юл тоттык. 
Ялыбыз шәп булды! Ул дәвалану, һавасы, яши торган номерлары, ашавын әйтеп торасы да юк – барысы да тәмле, без ярата торган ризыклар, яшелчә, җиләк-җимеш күпләп бирәләр, свежийлар. Дус кызым да бик ошатты. Иртән торабыз да саф һавага прогулкага чыгабыз, аннары физкультура ясыйбыз, соңрак иртәнге аш. Аннары төрле дәвану процедураларына таралышабыз. 

Беркөнне иртән чыктым, дус кызым юк! Ярар, мин әйтәм, йоклап калгандыр... Физкультурада да булмады, иртәнге аш вакытында да... Моның белән кич кенә очраштык. Бу үзе белән булганнарны сөйләде.

Илүзәкәем артыннан бер ир-ат йөргән икән бит! Моны ничектер сагалап торган да, свиданиегә чакырган. Монысы да ризалашкан! Болар төне буе Whatsappта язышып чыгалар икән! Икесенә дә 60шар яшь бит инде... Менә сиңа мә! Илүзә башта миңа әйтергә оялган, хәзер генә ачылырга булган. Мин нәрсә әйтим инде, ярар, дидем. Икесе дә тол, берсенең ире, икенчесенең хатыны юк. Балаларының да күптәннән үз тормышлары, оныклары бар. Менә 60ка җиткәч мәхәббәт утлары кабынган! Илүзә дә бу ир-атны бер күрүдә ошаттым ди, тегесе дә моның күзләренә генә карап тора. 

Боларны сөйләгәннән соң Илүзәкәем теге ир-ат белән ачыктан-ачык йөри башлады. Менә чын яшьләрчә инде. Бүләкләр ташый, чәчәкләр бирә теге ир. Ашаганда да матур итеп елмаешып, нәрсәдәндер кызык табып көлешеп утыралар. Чын мәхәббәт чыпчыклары! 

Санаторийга ике атнага килгән идек, инде кайтыр вакыт та җитә. Тик Илүзә генә кайтырга ашыкмый. Теге ир белән ниндидер планнар коралар. Беразга тагын калырга, аннары бергә яшәү юлларын эзләргә җыеналар. Чаллыда булырмы ул, Казандамы – әле анысын белмиләр. Шулай итеп, бер уйламаганда мәхәббәтен очратты да куйды дустым. Алга таба нишләп бетәрләр... Курорт романы гына булып калырмы? Әллә гомерлек мәхәббәтме? Кем белсен!      

Гөлия Ибатуллина язып алды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев