Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Бер аягы кыскарак туган гарип оныгын Хөршидәнең күрәсе дә килмәде…»

Өченче улы алып кайткан киленен Хөршидә беренче күрүдән үк ошатмады. Төскә-биткә матур, тыйнак холыклы күренсә дә, кайнана кеше Әлфинурның килешсез якларын гына күрде.

Битенә бәреп әйтмәсә дә, кодагые туйга алып килгән чәкчәктән башлап, яшь киленнең нәсел-ыруына хәтле ахирәтләре, күршеләре белән тикшерде. Ике авыл арасы егерме чакрым гына. Хәбәрләр бу якка җил иссә дә килеп ишетелә. Хөршидә дә килененең нәсел-тамыры хакында, әлбәттә, хәбәрдар иде. Кода дип атарга теле әйләнмәгән Газимнең эчкече булуы да, ызгышып, гаиләсен кыерсытуы да, алты баланың ачлы-туклы үсүе дә Хөршидә өчен сер түгел. Ире исән була торып, ул алты баланы ялгызы диярлек үстергән Фәһимә нинди тәрбия бирә алган дисең син аларга? Тавыш-гауга эчендә үскән Әлфинур нәрсә алган дисең холкына ул гаиләдән? Ата-анасы нинди, баласы шундый! Ата баласы хата булмас, дигәннәр борынгылар. Улына әйбәт хатын була алыр дисеңме син аны? Атадан бала туар, ата юлын куар, димәсләр иде. Юк, һич кенә дә разый түгел Хөршидә! Һич кенә дә түгел! Динисламын андый гаиләдән чыккан кыз өчен үстермәде Хөршидә! Әни кеше улын үгетләде, үгетләде, тик аз сүзле Динисламы, анасына каршы дәшмәсә дә, шул “эчкече баласына” береккән иде, ахры. Хөршидә берни дә эшли алмады, теләсә-теләмәсә дә фатихасын бирергә туры килде. Никах та укыттылар, зурлап булмаса да, туй да үткәрергә туры килде Хөршидә белән Идияткә. Түр башында базлап акырып җырлап утырган шыр исерек кодасына да түзде Хөршидә баласы хакына. Яшьләр авылда ике ай чамасы тордылар да, яшәргә чара эзләп, читкә чыгып киттеләр.

Әйе, алты балалы зур гаиләне уфалла арбасын тарткандай сөйрәгән әнисенә мең рәхмәтле булса да, Әлфинур атасы белән мактана алмый иде. Авылда кемнең тормышы иң ярлы дисәң – аныкы. Кемнең салам түбәле өе кыйшайган дисәң – аныкы. Кемнең сәләмә киемле балалары, эчеп-сугышкан аталарыннан качып, күршеләрдә кунып йөри дисәң – аныкы. Күптән инде авылларда салам түбәле, җил капкалы йортлар юк. Татар кешесе ашарына-киеменә бармы, башта йортын карый. Ә эчкече Газим шулай “тирә-якта бер булып” дөньясын карамыйча яшәргә оялмады. Йорт-каралтысын ныгытырга җай тапмады, ә эчәргә тапты. Балалары җил капкадан чыгарга оялып үстеләр. Ил алдында аталары өчен кызарып үстеләр. Җәен әзерлисе утынны, урманда билдән кар ерып, кышын кистеләр. Дүрт малай, беләкләренә әз-мәз көч керү белән, кыйшайган койманы, абзарны ныгыттылар, печән әзерләделәр. Ике кыз әниләре белән бертигез бәрәңге алдылар, мал карадылар, йорт эшләрен эшләделәр. Балаларына әллә ни бирә алмаса да, Фәһимә хезмәт мәктәбен аларга тулысынча, кирәгеннән артыгын бирде. Әнисенә охшап, Әлфинур да тырыш, уңган, басынкы холыклы булып үсте.
Үзе уйлаганча, Хөршидәнең кодалары алдында күкрәк киерерлеге бар иде шул. Ул да ире Идият белән дүрт асыл бала үстерде. Өч улы, аталарына охшап, шундый ук булдыклы. Кызы Минзилә тирә-якта бер дигән чибәр. Анысын да Хөршидә бәләкәйдән эшкә өйрәтеп үстерде. Һөнәрле булып ул үссен, холыклы булып кыз үссен дигәндәй, аналарының йөзенә балалары кызыллык китермәде. Гомумән, Хөршидә тормышыннан канәгать иде. Корычтан алтын коя белгән иреннән дә уңды. Авылда бер дигән иркен, әллә кайдан күренеп торган биек йорт төзеделәр. Мунча-сарайларына хәтле такта белән тышланган, ялт итеп тора. Кемнең дөньясы дисәң – аныкы! Алар колхозда да җимереп эшләделәр, үз хуҗалыкларында да көч түктеләр. Хөршидәнең заманына күрә табышлы гына кәсебе дә бар иде. Ул тирә-якта бер генә кадерле һәм мәртәбәле белгеч – бия сөтеннән кымыз әзерләүче. Шул мең чирдән шифалы эчемлекне сатыштырып, ярыйсы гына табыш алды. Ире Идият тә калышмады. Бал корты үрчетеп, бал сатты. Кыскасы, Хөршидә белән Идият районда бер булдыклы кешеләр иде. Хөршидә, әлбәттә, дүрт баласын үстерә-үстерә, үзләренә тиң булырлык, шундый ук нык тормышлы кода-кодагыйлар белән туганлашырга хыялланды. Ярый инде, ике улы ерактан өйләнде. Киленнәрнең нәсел тамыры начар түгел шикелле. Кызы да язмышын яхшы гына егет белән бәйләде кебек. Менә бу Динисламының ялгышуы гына! Кызлар беткән диярсең, борын төбендә шул исерек Газим кызын тапмаса! Ни йөзең белән шул айный белмәс кодаң йортына барып керергә дә, ничек аны гарьләнмичә кадерле кунак итеп үзеңнең түр башыңа утыртырга?! Бала ата-анасы өчен җаваплы түгел, шулай да тәрбия күрмәгән бу киленнең улына яхшы хатын була алуы шикле. Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын. Җене сөймәгән килененнән туган оныгы да Хөршидәгә сөйкемле булып күренмәде. Җиде айдан туган елак, тынгысыз бала бик әкрен тернәкләнде. Бер аягы кыскарак туган гарип оныгын Хөршидәнең күзенә дә күрсәтәсе килмәде. Кайткан саен ана кеше улын битәрләде: “Әйткән идем сиңа, өйләнмә ул кызга, дип. Тыңламадың. Менә чирле бала үстереп интек инде хәзер!” Динисламы гадәттәгечә әнисенә каршы сүз әйтмәде, тик үзенчә яшәвен дәвам итте. Хатынына сүз тидертмәде, тормышына зарланмады. Бала – бавыр ите шул. Хөршидә Динисламы өчен төнге йокысыннан язды.


Еллар үтә торды. Кичә генә тугандай тоелган балалар, кай арада үсеп, канат чыгарып, очып киттеләр, үз ояларын кордылар. Хөршидә белән Идиятнең зур йорты бушап калды. Бар гомерен балаларына багышлап яшәгән ана кешенең күңеленә нидер җитмәде. Балалары алдында ата-ана бурычын тулысынча түләделәр, бераз гына үзләре өчен тыныч кына яшәргә дә була кебек. Инде алар да олыгаеп бара. Бераз гына ял кирәк, тынычлык кирәк. Шулай да сабыйлары үскәндә гөрләп торган йортының моңсу тынлыгына Хөршидә тиз генә күнегә алмады. Еракта яшәгән дүрт баласының һәрберсе аның ярдәменә мохтаҗдыр сыман тоелды. Идияте исән чакта Хөршидә карчык балаларына кунакка баргалап йөрде, ә ул үлгәч, озын-озак кышларны чиратлап аларда чыга башлады. Ятимләнеп калган өйдә ялгызы яшәве аңа җиңел түгел иде. Үз аягында, үз көчендә чакта киленнәре дә, кызы да аңа якты йөз күрсәттеләр. Гомеренең егермедән артык кышын-көзен Хөршидә карчык чиратлап балаларында үткәрде. Дүрт баласының да тормышы түгәрәк. Шөкер, барысына да сыя. Киленнәре булсын, оныклары булсын, әни, дәү әни, дип өзелеп торалар. Яратмаган килене Әлфинур да инде ул хәтле сөйкемсез сөяк булып күренми кайнана кешегә. Ире, гаиләсе, кайнанасы өчен өзелеп тора. Уңганлыгы да бар. Йортлары балкып тора. Яхшы ат үзенә камчы тидермәс дигәндәй, килененә тел-теш тидерерлек түгел иде. Динисламы белән аңлашып, киңәшеп яшиләр. Тагын ни кирәк? Кыска сыйраклы балаларын да табибларга йөртә торгач кеше иттеләр, Аллага шөкер. Килен кайнана туфрагыннан ярала, дип юкка әйтмәгәннәрдер. Яхшы холык дошманыңны дус итә, дигәннәр. Дошман ук булмаса да, кайнана киленгә үз анасы түгел шул инде. Әлфинур басынкылыгы, тыныч холкы, якты йөзе белән кайнанасын җиңә алды. Яхшылык белән җиңә алды, яхшылык белән яраттыра белде. Җылы сүз җан эретә шул. Хөршидәнең телендә яңа сүз барлыкка килде – “килен кызым”. Бу – аның үзенчә – киленен кызыдай якын күрүен аңлату иде. Хөршидә карчыкка да инде җаны теләгән кода-кодагый сайлап йөрер вакыт җитмәгән. Кода дигәннән, Газим һәм Фәһимә белән йөрешмәсә дә, алар өчен дә ул хәтле кызарырлык түгел. Хөршидә ишеткәнчә, дүрт уллары, җыелышып, ата-анасына йорт салып бирделәр. Каралты-кураларын ныгыттылар. Хәмердән айнымаган Газим балалары да димәссең! Әйе, тормыш бар нәрсәне үз урынына куя, барысын да тигезли. Хөршидәнең дә элекке горурлыгы, мин-минлеге чигә төште.


Олыгайган Хөршидә карчык сиксән икенче кышының беренче аен кызында чыгарга булды. Чыгарга булды, дип, хәзер аңардан сорап тору да юк. Киленнәре шаярып әйткәндәй, график алдан төзелгән, мөһер сугылган. Бер ай монда, бер ай тегендә… Әбигә чират торалар. Шөкер, кызы Минзилә яши белә, үз сәүдәсен алып бара. Шәһәр читендәге зур йортларында Хөршидә карчыкның үз бүлмәсе бар. Каккан-суккан кеше юк, кияве дә ачык йөзле. Оныклары шәһәрнең үзендә яши. Ул яктан бик рәхәт, бик тыныч. Кызының әнисенә вакыты җитмәве генә карчыкның күңелен җәберли. Минзиләсе эшеннән арып кайта да ава. Хөршидә карчык, бер кәлимә җылы сүз ишетергә зар булып, озын көннәр буена зур йортта берүзе моңаеп тик ята. Килеп-китеп эшләүче хезмәтче хатынга да күнегә алмый. Кызына ачулана, ничек инде үз йортыңны үзең җыештыра, үз-үзеңә ашарга әтмәлли алмыйсың? Нишлисең соң, балаларның үз тормышы. Алар хәзер башкача яши шул. Көчендә чакта Хөршидә әби чит-ят кешене кызының йортына якын да китермәде. Үзе ашарга әзерләде, үзе йорт эшләрен эшләде. Соңгы елларда көч-куәте кимүе генә кыен. Куллары да дерелди, башы да әйләнә. Яшең җитмеш, эшең бетмеш – шулдыр инде. Китте куллардан эш. Карчык көннәр буена буш өйдә каңгыраеп тик утыра. Кызы, кайткач, әнисе янына бер кереп кенә чыга да вәссәлам! Ял көннәрендә кап корсаклы бай хатыннары мунчага, түгел икән, сауна диләрме, шуңа җыелалар. Шундый ук юан чит-ят ирләр төне буена өстә шар сугалар. Андый көннәрдә карчыкка тынычлык юк. Икенче ялында Минзилә ире белән үзе кунакка китеп югала. Анда күңел ачып кайткач, аңарда әнисенең кайгысы бик калмый шул. Артык та түгел кебек карчык монда, ә кызына бик кирәклеген дә тоя алмый. Авыр сүз әйткәннәре юк, Аллам сакласын! Ә күңел җылылыгы җитми карт кешегә. Игътибар белән бергә хөрмәт җитеп бетми кебек. Әллә артыгын өмет итеп, караганның кадерен белмичә, үзенә шулай тоела гынамы икән? Сиксәндәге – сигездә, димәсләр иде. Ни булса да, салкын аңа бу зур йортта, суык.

Кызында бер атна торгач, әле монда чират белән бер ай чамасы яшисе булуына карамастан, Хөршидә карчык хәл белергә килгән Динисламга, улым, сезгә барасым килә, дип пышылдады. Килене белән улы һич каршы килмәделәр. Минзилә дә җиңел сулап куйды. Шул көнне үк карчыкны киендереп улы үзләренә алып кайтты. Минзиләнеке кебек ике катлы булмаса да, өйләре зур гына. Иң мөһиме: күңелләре иркен. Монда Хөршидә карчыкка хәтта һавалары да җиңелрәк сыман тоела. Олыгайган кайнанасын карау өчен Әлфинурга эшеннән китәргә туры килде. Китмәс тә иде, карчыкның хәле көннән-көн начарлана бара. Саташкан чаклары да булгалады. Ашавы да тавык чебешеннән артык түгел. Акчаның мәңге җитәсе юк, дип, Динислам белән киңәштеләр дә, Әлфинур үзенең бар вакытын тулысынча кайнанасына, гаиләсенә багышлады. Кайнанасы яныннан һич китеп булмый. Әле тегесе, әле монысы кирәк. Берничә тапкыр ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга туры килде. Хастаханәгә барып ятарга гына әбекәй ризалашмады. Төннәрен кайнанасы янында утырып чыккан чаклары булды Әлфинурның. Карчык, моны ашыйсым килә, тегене кабасым килә, дип ризык төрләндергәч, килен кеше ул сораганны барысын да пешерде. Инде картайган, көчсезләнгән кайнанасыннан яшь чакта күргәннәре өчен үч алмады Әлфинур. Динислам белән бәхетле тормышларын төзегәнче, алар да күпне үттеләр. Динислам бер вакыт каты гына эчкәләп алды. Әлфинур аның өчен көрәште. Бөртекләп җыйган бәхетен сакларга тырышты Әлфинур. Әллә ниләр ишеттерә торгач, кайнанасына рәнҗеп, иреннән аерылам, дигән вакытлары да булмады түгел. Акылың булса, ачу саклама, дигәннәр. Инде менә гомер тавының үрләренә үрләгәч, акыл кергәч, Әлфинур аңлый – ярый әле ул чакта сабырлыгы җитте, түзде, Динисламы белән язмышын аермады. Бәхетен саклап кала алды. Тормышларының котсыз дигән чакларында да өзелә башлаганны ялгый, дөньяларына ямь кертә алды. Әйе шул, яши белсәң генә тормыш матур. Инде кайнана карчыкның да гомере үткән, яшисен яшәгән, элеккеге кикриге шиңгән. Балалары, киленнәре кулына калган. Үткәннәрне кузгатып, гауга чыгаруның мәнфәгате юк. Карчыкның каты гына холкын бик яратып бетермәсә дә, ир хакын хаклады Әлфинур. Ире Динисламны хөрмәт итте. Шуңа күрә ул иренең анасын да санга сукты, аңа карата миһербанлы була белде. Кадер итсәң берәүгә, үзеңнең кадерең артыр, дигәннәр. Әлфинурның да ире алдында кадере артты. Кызыннан артык күреп, соңгы көннәрендә сезгә барам, дип торган кайнанасын ничек хөрмәт итмисең? “Сезгә барасым килә…” Әлфинур аңлады – бу бит карчыкың кайчандыр яратмаган киленен тулысынча кабул итүе, аңа кызыннан да артык ышаныч күрсәтүе иде. Үзенең ялгышын аңлавы иде. Ничек күңелең эремәсен. Улында өч атна чамасы яшәгәч, Хөршидә әби кайчандыр җене сөймәгән килененең кулында җан тәслим кылды. Соңгы сүзләре: “рәхмәт, балам, килен кызым” булды.

Әйе, кызганычкамы, түгелме, кыз баланың язмышы шундый. Ул үзен дөньяга бар иткән, тырышлык салып үстергән, кеше иткән анасын түгел, кайнанасын карарга мәҗбүр, хәтта бурычлы. Әлфинур үз анасын да ташламый ташлавын. Авырлыкта үскән алты бала аналарын күтәреп кенә йөртмиләр. Юк, кодагые санаганча начар тәрбия бирмәде балаларына Фәһимә. Юкса, үсеп җиткәч, кеше булмаслар, юкка чыгарлар иде. Ә алар – бүген барысы да үз гаиләләренең күрке, таянычы, горурлыгы. Тормышта бик тә кирәкле хезмәт мәктәбеннән тыш, әниләре үз мисалында аларны көчле булырга, авырлыклардан курыкмаска, булган бәхетләренең кадерен белергә өйрәтте. Һәм тормышта мәрхәмәтле булырга, кеше булырга өйрәтте: “Яхшы яшәгез, балалар. Ничек яшәсәң дә, гомер үтә. Яхшы булыгыз…” Әйе, ничек яшәсәк тә, дөнья барыбыздан да кала. Хөршидәдән дә, Газимнән дә калды, Фәһимәдән, Әлфинурдан да калыр. Кеше үзеннән соң игелекле дәвамын, изге эшләр калдырыр өчен дөньяга килә.

 

 

Автор : Физәлия Дәүләтгәрәева.

Фото: inbusiness.kz

Өмет газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X