Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Бөтен нервым бетте инде!» - 85 яшьлек бабайны мошенниклар интектерә

Ду китереп беркөнне редакциягә Кәрим абый (исеме үзгәртелде) килеп керде.

«Невозможно бит инде! Акылдан язам бугай! Кем белән сөйләшергә була?» – дип башта бик кырт кына сөйләште ул. 
Аннары әкрен генә тынычлана барып, хәлен аңлатырга кереште Кәрим абый. Әйтүенчә, аңа берничә ай дәвамында төрле номерлардан мошенниклар шалтырата, тузга язмаганны сөйләп, ничек тә моның акчасын урлау ягын чамалап йөриләр икән. 

– Инде телефонны алмыйм да бит! Сөйләшмим! Гомумән, телефоннан хәзер аралашкан юк! Шул «заразалар» куркытып бетерде. Менә ышанмасагыз, карагыз, – дип кәгазь битен күрсәтте ул. – Нинди номердан кайчан, нинди сәгатьтә шалтыратканнарын язып алдым. 15-20 минут саен шалтыратып торалар бит?! Нәрсә кирәк аларга? Банктан ди берсе, берсе ниндидер пылесос алырга куша, берсе мошенниклар сезгә атака ясый, без булыша алабыз дип белдерә. Берсенә дә ышанмыйм! Шалтыратулары туйдырды, бөтен нервыма бәрде бит инде! Табибка бардым, ул да йөрәк белән проблемаларыгыз бар, үзегезнең психо-эмоциональ халәтегезне тәртипкә китерегез, ди. Ничек китерәсең ди монда? Көн саен нервы! 

Әле бит шалтыратулар белән генә бетми, килеп ишекне шакый башладылар! «Без фатир карарга килдек», – диләр. Анысы ничек була инде? Кемнәр алар? Нәрсәгә минем фатирны сагалыйлар?! Куркам мин! Инде бер нәрсәм дә булмасын, калмасын дип, бөтен булган милекне балаларыма яздырдым. Үзем бернәрсәсез калдым. 

Тормыш иптәшем унбиш ел элек үлеп киткән иде. Фатирыбызда ялгыз гына яшәп калдым. Миңа хәзер 85 яшь. Тынычлык кирәк миңа! Балалар да бар, оныклар, оныкчыклар. Тик алар да миңа булыша алмый шул... Полициягә барып караган юк, алар да нәрсә белән ярдәм итә инде? Мин бу хәлләрдән берәр көнне йөрәгем туктамасын дип куркам. Бу мошенникларга карата бернинди дә закон юк! Аларны тота да алмыйлар, һаман да кырын эшләрен башкарып йөриләр. Ә менә минем кебек хәлдә калган кешеләргә нишләргә? Хәзер мобиль операторлар салонына барып яңа телефон номеры алырмын дим, бәлки беразга гына булса да мине онытып торырлар!.. Тик озакка барырмы? – дип сөйләде ул безгә. 

Кәрим абыйга полициягә барып килик, гариза языйк дип әйтеп карадык, тик ул ризалашмады, аның куркуы йөзенә чыккан иде. Безнең редакциягә дә чарасызлыктан гына килгән, нәрсә эшләргә аптыраганнан...   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев