Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Мин җүләр түгел! Минем шәүләдән кала, анда тагын бер шәүлә юынуын дәвам итте»

Ялгызың мунча керергә ярамый дигән сүзләрне кечкенәдән үк ишетеп үстем. Өлкәннәрнең төнге 12 тулып киткәч мунчага бармавың хәерлерәк дигәнен дә беләм.

Тик без авылда яшибез, кичке эшләр бар, аларны карап бетергәнче төн җиткәнен сизми дә каласың. Бу юлы да шулай булды. 

Ул көнне иртән үк Казанда яшәүче туганнарыбыз кайтты. Алар белән бергәләп өйне юдык, паласларны чыгарып кактык, сарайларны чистарттык, ишегалларын себердек. Эш җитәрлек булды, кыскасы. Көн кичкә авыша башлады. Туганнарыбыз авылның теге очына якыннарыбыз янына барып киләсе иттеләр. Кайтырга кузгалганда сәгать телләре 10ны күрсәтә иде инде. Өйгә кайткач Казан кунаклары мунчага кереп китте, озак юынмасалар да, вакыт барыбер узды. 
Мин мунчага барырга чыкканда сәгать 12 тула иде инде. Алай әллә нәрсә уйларга тырышмадым, баштан үземне тыныч тоттым. Әкрен генә юынып утырам, башыма шампунь салдым, тәннәремне ышкый башладым... Сизәм, ләүкә өстендә тагын берәү юынып утыра. Соң мин ялгыз гына мунчага кердем түгелме?! Теге шәүләнең янында тазы да бар, чүмеч белән тәннәренә су да коя. Шатыр-шотыр су агызганы, авызларын чайкап алганы, аннары төкергәненә хәтле сизеп торам. Мунчада шулай икәү юындык, мин ләүкәгә карарга курыктым, ә өстемә ташланса, ярар, мин әйтәм, сизмәс бу мине... Мин аны, ул мине сизмибез, имеш. Икебез дә юынабыз! Нинди йөрәк белән утырганмындыр – анысын бер Аллаһы Тәгалә белә. 

«Бисмиллаһ» дип берничә тапкыр әйттем дә, тиз генә чайкандым да, ишек янына таба юл алдым. Чыгып киткәндә каршы як стенада булган ләүкәгә тагын бер тапкыр игътибар иттем. Мин җүләр түгел! Минем шәүләдән кала, анда тагын бер шәүлә һаман да юынуын дәвам итә иде. Инде мунчадан ничек чыгып сызуымны хәтерләмим. 
Шабыр тиргә батып, өйгә кайтып кердем. Бөтенесе курыккан. Йөзеңнән нур качкан, агарып каткан идең син дип сөйләделәр алар миңа, тынычлангач.

Менә шундый хәлләр булды. Кем булды ул? Нигә минем белән юынасы итте... Анысын инде белмим! Моннан соң мунчага ялгыз да, 12дән соң да кергәнем булмады. 

Гөлия Ибатуллина язып алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев