Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Гаилә җанлы бабай

« Хезмәт хакын алалмый торган катлаулы чорларда да ул безне ач калдырмады. Авылларга йөк ташып йөргәндә кешеләр белән танышып, сөйләшеп өйгә поши, болан, кабан, ат итләре алып кайта иде, – дип искә алды Регина үзенең балачак, яшьлек елларын.

«Татпромхолдинг» җаваплылыгы чикләнгән оешмасында техник директор булып эшләүче, игелекле эшләр башкаручы Рамил Шәкүров: «Бабайның юбилее җитә. Газетага берәр язма әзерлисе иде», –  дип җәй көне үк теләк белдергән иде. Мин башта аның үзенең бабасы турында сөйлисе киләдер дип уйладым. Баксаң, аның хатыны Регинаның әтисенә хөрмәт күрсәтәсе килгән икән. Шәкүровларның кадерле кешеләре Алексей Рябовка 3 октябрьдә 65 яшь тула. 

Регина әтисенең кадер-хөрмәткә лаек кеше икәнен рәхәтләнеп, яратып сөйләде. Алексей Рябов гомере буе машина йөртүче булып эшли. «КАМАЗ», «БелАЗ» кебек йөк машиналарын, үзбушаткыч, миксерлы техниканы иярләгән данлыклы машина йөртүче ул. 

Алексей Рябов тумышы белән Зәй районы Сәвәләй авылы егете,  Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның сыйныфташы. Хатыны Галина Ивановна белән дә беренче сыйныфтан бирле бергә. 

Чаллыга килеп урнашкач, «Камгэсэнергострой»ның капиталь төзелеш идарәсе составындагы раствор-бетон заводында эшләгәннәр. Галина Ивановна – лаборатория һәм сыйфат бүлеге башлыгы, Алексей Васильевич – шофер. Нинди генә объектлар төзүдә катнашмаган алар. Чаллыда – сәүдә үзәкләре, торак йортлар, Түбән Камада – «Танэко» заводы, Казанда стадион һәм башка мөһим социаль объектлар. Чаллының кайсы гына проспектыннан, урамыннан узсалар да, төзелешкә үз өлешләре кергән биналарны күреп горурланалар. 

Бүгенге көндә Галина Ивановна лаеклы ялда. Ул оныкларын тәрбияләргә булыша. Шофер булып эшләүче ирен хөрмәтләп эшкә озата, тәмле ризыклар пешереп каршы ала. Шулай булмый мөмкин дә түгел, Алексей Васильевич олы йөрәкле, күп сөйләшми торган гаилә башлыгы. Ул үзенә бик авыр булса да бәхәсләшми, кызып китми генә катлаулы хәлләрне дә тыныч кына хәл итә.

Рябовлар 41 ел бәхетле гомер итәләр. Аларның матур гаиләсе дус, туганнарына үрнәк. Тырыш, максатчан кыз тәрбияләп үстергәннәр. 
– Әтиебез тыныч холыклы, нинди генә эшкә алынса да, аны җиренә җиткереп, күңел җылысы белән башкарды, гаиләне барлык-кирәк яраклар белән тәэмин итте. Хезмәт хакын алалмый торган катлаулы чорларда да ул безне ач калдырмады. Авылларга йөк ташып йөргәндә кешеләр белән танышып, сөйләшеп өйгә поши, болан, кабан, ат итләре алып кайта иде, – дип искә алды Регина үзенең балачак, яшьлек елларын.

Алексей Васильевич буш вакытларында дуслары белән балыкка йөрергә ярата икән. «Теге вакытларда әти ит белән тәэмин итте. Хәзер безне балык белән сыйлый», – ди Регина. 

Кызының бәхетле тормышын күреп сөенеп туя алмый Алексей Васильевич. Аның өчен бу дөньяда оныкларыннан да кадерлесе, «тәмле»се юк. «Балаларыбызны бар күңелен биреп ярата», – ди Регина. Оныклар белән әби-бабайлар арасындагы мәхәббәт көчле. Берүк шулай дәвам итсен. 

12 яшьлек Даниэль – бабасының күчермәсе. «Бер көнне әниләрнең фотоальбомын караганда улым аклы-каралы фотоны күрде дә: «Ох, монда минем фото», – дип сөенде. Аңа бабасына охшавын аңлаттык инде», – ди Регина.  

Рамил белән Регина икенче бала алып кайтырга бик ашыкмаганнар. Әтиләре исә аларны гел орышкан. «Зәңгәр күзле, сары чәчле кыз алып кайтыгыз инде», – дигән. Аллаһның рәхмәте белән Шәкүровларның кызлары туган. Аңа Диана дип исем кушканнар. Кыз бабасы теләгәнчә зәңгәр күзле, ак чәчле. «Балаларыма карыйм да, әти-әниемне тудырган кебек тоям. Улым әтиемнең, кызым әниемнең күчермәсе», – ди Регина. 

Алексей Васильевичка кызы да, кияве дә бик рәхмәтле.

«Нинди генә эшкә тотынсак та, әтиебез безгә ярдәм итә. Йорт төзи башладык. Әти фундамент салырга да, диварлар өяргә дә – бар эштә булыша. Без аңа рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бетерә алмыйбыз. Аның кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Олы җанлы, киң күңелле әтиебез безнең таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Хөрмәтле әтиебезне гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әниебез белән бергә сәламәт, бәхетле гомер кичерүләрен телибез. Оныкларының сау-сәламәт булып үсүләренә сөенеп, уңышлары белән горурланып яшәргә насыйп булсын аларга! Киләчәктә дә бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, тату яшик», – диләр Шәкүровлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляр Виталий Агапов үрнәк гаилә декада пожилых