Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Татарстан энҗесе» Аделина Миннәхмәтова: «Гаиләм турында сөйләвем жюриның күңелен эреткән!»

Казанда инвалид хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе» дип аталган республикакүләм конкурс үтте.

Бәйгедә башкаладан, Сарман, Чистай, Биектау, Әлмәт районнарыннан хатын-кызлар катнашты. Безнең шәһәр данын 28 яшьлек Аделина Миннәхмәтова яклады. Алай гына да түгел, ул төп призга – «2023 елның Татарстан энҗесе» титулына лаек дип табылды. 

– Хәзергә кадәр ышана алмыйм әле. Дөресен генә әйткәндә, күбрәк дуслар табу максатыннан гына конкурста катнашырга ризалашкан идем. Гел уйламаганда җиңүче булдым. Әлбәттә, шатланам! – ди бүген Аделина. – Конкурс декабрь аенда ук булырга тиеш иде. Тик ниндидер сәбәпләр аркасында ул язга калды. Бәйгегә әзерләнгәндә миңа «Шатлык» яшьләр үзәге каршындагы «Вдохновение» мөмкинлекләре чикле яшьләр клубына йөрүче Зөлфия Җаббарова бик булышты. Видеовизитка төшерү мизгелләре бик истә калды. Моның өчен төшерү группасы Казаннан ук килде. Минем гаиләмне күрсәтәсем килде. Янымда яраткан тормыш иптәшем Илмир һәм күз нурым, йолдызым – кызым Розалина. Шулай ук безнең белән яшәүче, безгә һәрдаим ярдәм итеп торучы фәрештәләрем – әбием Фаина Арсентьевна һәм әнием Алла Александровна бар. Видеовизиткада да күбрәк алар турында сөйләдем. Соңыннан гына белдем: конкурска нәтиҗә ясаганда жюри әгъзалары минем гаиләм турында сөйләвемне бик ошатканнар, шул аларның йөрәкләрен эреткән дә. 

Шулай ук конкурста катнашучы кызлар дефиле күрсәтә һәм иҗади чыгыш тәкъдим итә. Болар да Аделина өчен авыр булмый, ул биремнәрне бик теләп башкара.

– Җиңүчеләрне атый башладылар, берәм-берәм кызларның исемнәрен әйтәләр. Минем фамилия һаман ишетелми. Инде өчәү генә калдык. Мин инде өченче йә икенче урын булыр дип көтәм. Юк, беренче булдым бит! Шунда ук елый башладым, үземне кая куярга белмим... Көтмәгән идем! Чынлап әйтәм. Минем өчен үземнән дә бигрәк гаиләм сөенде. Хәзер алар «Татарстан энҗесе» белән яшиләр (көлә), – ди кыз.

Аделина Миннәхмәтова КФУны тәмамлаган, эколог белгечлеге алган. Архивариус, психолог һөнәрләренә дә укыган. Озак вакыт стендап белән шөгыльләнгән, хәтта шәһәркүләм «Плюс – минус» инклюзив театрында да катнашкан. Нинди эшкә генә алынмасын, тормыш иптәше Илмир һәрвакыт теләктәшлек белдереп тора. 
– Гаиләм – минем бәхетем, минем байлыгым. Үземне аннан башка күз алдына да китерә алмыйм, – ди Аделина ире белән таныштырып. 

Илмир Миннәхмәтовка 42 яшь. Ул да инвалид. Аделина кебек үк ДЦП чиреннән интегә. Күренеп тора: Илмир өчен Аделина бик кадерле, яратканы үз-үзен тотышыннан ук сизелә. 

– Аделина белән социаль челтәрләрдә таныштык, гел язышып, хәлләребезне белеп тордык. Очрашырга тәкъдим ясагач та ярты ел ризалашмады әле. Шулай берсендә санаторийга путевка бирделәр. Карыйм, мин ял итә торган җирдә Аделина да бар. Шунда ук янына бардым, кабаттан сөйләшеп киттек. Ашханәдә икебезне бер өстәл артына утырттылар. Шулай итеп тагын якынаеп киттек, – дип сөйли ир-ат. 

Сүзгә Аделина кушыла:

– Санаторийда көн саен бер алма бирәләр иде. «Минем аллергия, барыбер ашый алмыйм, сиңа булсын», – дип, Ильмир аларны миңа бирә. Мин инде моны үзенчә шулай игътибар иттерәсе киләдер дим. Өйләнешкәч кенә белдем, аның чыннан да аллергия икән. Ии, кызык булды инде (елмаеп куя). 

Аннары инде алар аерылышмыйлар. Бергә Болгарга барып кайталар, бер-берсен күз карашыннан аңлый башлыйлар. 2022 елда никах укыталар, соңрак туй итәләр. 2023 елның 30 декабрендә сау-сәламәт булып кызлары Розалина туа.
Безнең сөйләшүгә Аделинаның әнисе Алла Александровна да кушылды.

– Кызым Илмир белән аралаша башлагач, бер дә каршы килмәдем. Башта дуслашып кына йөрделәр, аннары Илмир Аделинаны свиданиегә чакыра башлады. Күрсәгез, нинди олы чәчәк бәйләмнәре белән кайта иде ул. Шаккатмалы!   
Кызыбыз авырлы икәнен әйткәч, билгеле, куркуга калдык. Икесе дә авырый бит. Табиблар да бик өметле сөйләшмәде. Тик без үзебезне булдыра алганча тыныч тоттык. Аделина үзе дә сау-сәламәт булырга тиеш иде бит, бары тик роддомда табиблар ялгышлыгы аркасында сәламәтлегенә зыян килде. Илмирны да әнисе өч тәүлек буе таба алмыйча интеккән, ул да ана карынында сау-сәламәт булган... Балаларыбызның чирләре – роддомда алган травма. Шуңа Аллаһка тапшырдык та, оныгыбызны түземсезләнеп көтә башладык. Розалина кызыбызны ничек яратканыбызны белсәгез икән, ул өебезнең яме, яшәү чыганагыбыз, – ди Алла Новоселова.

Алар барысы бергә ике бүлмәле кечкенә генә бер фатирда гомер итәләр. Аделинаның сүзләренә караганда, өч айлап үз әниләрендә, берәр айлап Илмирның әти-әнисендә яшиләр икән. Хыяллары – үз фатирларын булдыру һәм гаиләләре белән Санкт-Петербургка һәм Парижга бару. 

Миннәхмәтовлар кул кушырып кына утырмый. Алар мәктәп укучыларына, студентларга контроль, курс, диплом эшләре яза. «Кызганыч, мине бар җиргә дә эшкә алмыйлар шул. Ә гаиләмне ашатырга кирәк», – ди гаилә башлыгы. 
Илмир мәктәпне тәмамлаганнан соң Поташов исемендәге техник колледжда экономист-бухгалтер белгечлегенә укыган. Аннары КамПИда югары белем алган. Инвалид булгач, эш табуы авыр була, аңа газета-журналлар да сатарга туры килә. 

– Берсендә шулай танышыма реферат язарга ярдәм иттем, аннары икенче берәү мөрәҗәгать итте, тагын сорадылар... Шулай итеп бу эшкә кереп киттем. Бар теләгем – үзебезнең гаилә почмагын булдыру. Моның өчен тырышырга да тырышырга әле, – ди гаилә башлыгы. 

Бер кызыклы факт: 2012 елда Илмир күрәзәче янына бара. Тормышында алга таба нәрсә буласын беләсе килә аның. 
– Син үзеңә тиң кызны табачаксың! Ике балаңа менә дигән әти дә булачаксың, диде ул миңа. Баштан ышанмадым, шаярта дип уйладым. Аделина белән никах укыткач кына күрәзәченең сүзләрен искә төшердем. Бер балабыз бар инде, әле икенчесе дә була диде бит, – дип елмая Илмир Аделинага карап.  

– Бу балалардан без зурларга әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе, – ди Аделинаның әнисе Алла Александровна. – Аделина тугач ук тормыш өчен көрәшә башлаган иде, һаман да шулай. Вакыт-вакыт тукта инде, тынычлан, әзрәк өйдә утыр, сиңа бит йөрергә дә авыр дим. Юк! Танк кебек алга бара! Аның бер дә үзен инвалид итеп күрәсе килми! Әле Розалинаны да үзе карый, ашатмакчы була, бергә уйнап утыралар. Боларны күзәтеп торганда ирексездән күзгә яшьләр килә. Инде бәхетебезгә берүк күзләр тимәсен, – ди Алла Александровна.   

/ Фото гаилә архивыннан
/ Гөлия Ибатуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев