Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Хәрам мал бәхет китерми

Бу хәл турында Казанда бер туганым сөйләде.

– Моннан берничә ел элек безнең гаиләгә бәла килде. Төнлә әниләрнең өенә кереп, үзләрен бәйләп куеп, үлемтеккә дигән акчаларын урлап чыктылар. Соңрак бурларны таптылар. Алар район үзәгендә яшәүче чит ил кешеләре иде. Алар берничә шәһәр авылда әби-бабайларны акчасыз калдырганнар. Әллә ничә суд утырышы булды. Җинаятьчеләргә зыян күргән кешеләргә акчаны кайтарырга дигән карар кабул итеп, өч ел тирәсе вакытка ирекләреннән мәхрүм иттеләр. 
Җинаятьчеләр инде үз срокларын тутырып чыктылар. Әмма безнең әти-әниләргә бер тиен дә акча кайтармадылар. Әти милициягә хәбәр итүебезгә башта ук каршы иде. «Барыбер нәтиҗәсе булмый», – дип, үзе суд утырышларына бармады да. Гадәттәгечә, ул хаклы булып чыкты. 

Таныш-белешләр күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итегез әле, район үзәгендә яшәүче чит ил гражданнары сезнең ата-аналарыгызның акчалы булуын каян белсеннәр, наводчиклары үзегезнең авыл кешеләредер дигәч, күрше авылдагы бер әбигә бардым. «Кызым, наводчик сезнең авыл малае. Аның анасы күрше авылныкы», – диде. 

Абыем белән үзем дә шул кешедән шикләнгән идек, чөнки бу вакыйгадан соң күп тә үтмәде, бу егет өр-яңа чит ил машинасы белән авылга кайтты. Әмма кулыннан тотмагач, гаепләп булмады. Шулай да Аллаһы Тәгаләгә: «Әти-әниләребезне талап чыккан кешеләргә үзең җәзасын бир!» – дип мөрәҗәгать иттем. 
Озак та үтмәде, авылдашлардан хәбәр килеп иреште: Фәритнең хәмер белән дус апасын балконнан ташлаганнар. Умыртка баганасына зыян килгән. Урын өстендә ята. Ярты ел селкенергә дә кушмаганнар. Үзен дә, балаларын да әнисе карый, диделәр. Шунда Аллаһы Тәгаләнең гадел хөкеменә тагын бер кат инандык. 

Өлкән кешеләрнең тир түгеп, үлемтеккә җыйган акчаларын урлаган кешеләр барыбер рәхәт күрмәде. Фәритнең апасы – гомерлек инвалид. Үзе юл-транспорт һәлакәтенә очрап, баласын югалта язды. Теге  кешеләрнең  дә тормышларында сынаулар күп булган диделәр. Димәк, аларга акчаларын югалткан өлкәннәрнең рәнҗеше төшкән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев