Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

149 меңнән артык Чаллы пенсионеры бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алачак

Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Президентының «Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турында» 2021 елның 24 августындагы Указы нигезендә Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче һәм 2021 елның 31 августына пенсия алучылар булган гражданнарга 2021 елның сентябрендә 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү башкарылачак.

Бер тапкыр бирелә торган түләү, шул исәптән Россия Федерациясе Пенсия фонды линиясе буенча иминият пенсиясен алучы хәрби һәм көч ведомстволары пенсионерларына (беркетелгән түләүне исәпкә алмыйча) башкарылачак.
"Пенсионер тарафыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алу аның башка түләүләрне алу хокукын билгеләгәндә һәм башка социаль ведомстволар тарафыннан аңа социаль ярдәм чаралары күрсәтелгәндә исәпкә алынмый. Күрсәтелгән түләү суммасыннан суд карарлары һәм башкарма документлар нигезендә акча тотып калынмый. Президент бу акчаларны якланган дип атады", – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча ПФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Пенсия фонды органнарына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми, ул автомат рәвештә билгеләнәчәк, пенсионер пенсия ала торган оешмага җибәреләчәк һәм шул ук көндә түләнәчәк. Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү 2021 елның сентябрендә башкарылмаса, аны түләү соңрак башкарылырга мөмкин. 
 Яр Чаллыда барлыгы әлеге түләүне 149 меңнән артык пенсионер алачак.

http://nabchelny.ru/ Фото: yur-gazeta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация