6нчы сентябрьдән 8енә кадәр Чаллының бар йортларында кайнар су булмячак
Яңалыклар тасмасы

6нчы сентябрьдән 8енә кадәр Чаллының бар йортларында кайнар су булмячак

Өч көн дәвамында шәһәр торбаларына гидравлик сынау үткәреләчәк.

6-8 сентябрьдә шәһәрдә җылылык челтәрләрен йомгаклау опрессовкасы узачак.

Шәһәрдә алдагы кыш аварияләрсез узсын өчен, барлык ремонт эшләрен тәмамлап, яңа җылыту чоры башланыр алдыннан уздырыла торган челтәрләрне традицион сынау узачак. Гидравлик сынаулар вакытында барлык шәһәр объектларында, шул исәптән торак йортларда кайнар су сүндереләчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


гидравлик сынаулар

Нет комментариев