Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автохамны туктаткан Дамир Хәйбуллов шәһәрдәшләребез акчасына машина сатып алды

Шәһәрдәшебез Дамир Хәйбуллов полиция хезмәткәрләренә автохамны туктатырга булышуы турында язган идек инде. Ул ВАЗ 2114 машинасында, үзенең гомерен куркыныч астына куеп, тәртипсез йөртүчене юл читенә кысрыклап чыгара.

Нәтиҗәдә, аның машинасына җитди зыян килә: ике ишеге ачылмый, бамперлары сына, түбәсе яньчелә. 

Битараф булмаган шәһәрдәшләребез Дамирга акчалата ярдәм итә. 

Кичә Дамир җыелган акчаларга үзенең дә акчасын кушып, икенче машина алган.  

– Барлыгы 105 мең сум акча җыелды, шуларга 20 мең сумымны куштым да Казаннан ВАЗ 2113 машинасын сатып алдым. Ул 2010 елгы, ак төстә. Бүгенге көндә минем өчен әлеге марка машина бик ошый һәм бәясе буенча да кулай, – диде ул «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясенә. 

Дамирның бәрелеп беткән ВАЗ 2114 машинасы исә әлегә ишегалдында тора, аның язмышы иминиятләштерүчеләрнең карарына бәйле.  

Дамирга яңа машинасында хәвеф-хәтәрсез юллар телибез! Һәрвакыт яшел светофор сиңа, кыю егет! 

Сүз уңаеннан, Дамир Хәйбулловның үз гомерен куркыныч астына куеп, ничәмә-ничә гомер саклап кала алуы турында язган идек. Түбәндәге сылтамаларга басып, материалларны укый аласыз.  

1. Үз гомерен куркыныч астына куеп, кешеләр гомерен саклап калган Дамир Хәйбуловка акча җыя башладылар

2. Үзе закон үтәмәгән килеш җинаятьчене тоткарлаган

3. Дамир Хәйбулловка күпфункцияле үзәктә хезмәтне чиратсыз күрсәтәчәкләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы