Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар ут белән шаярмасын!

Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый янгыннар балаларның ут белән сак эш итә белмәү, өлкәннәр ягыннан аларның үз-үзләрен тотышын тиешенчә контрольдә тотмау, ә кайбер очракларда ата-аналарның үз балаларының ялын оештыра белмәү аркасында килеп чыга.

Өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалар уеннарда еш кына өлкәннәрнең гамәлләрен  кабатлыйлар. Балалар үзләре генә булганда аеруча олыларча тоталар. Өйдә ялгыз калган бала шырпы яки зажигалка белән уйнарга, кәгазь яндырырга, идәндә хәтта учак көйрәтеп җибәрергә мөмкин.
Бу, чыннан да, җитди проблема. Балалар янында сак булыгыз. Алар янында тәмәке тартмагыз, караңгы бүлмәләрне яктырту өчен кәгазь кулланмагыз. Шырпыны ерак яшерегез. Өйдә төзек булмаган яки кулдан ясалган электр приборларын тотмагыз. Әгәр балалар учак яндырып, шырпы һәм зажигалка, янучан сыеклыклар белән уйныйлар икән яннарыннан тыныч кына узып китмәгез, туктатыгыз!
Балалар белән өйдә янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату эшләре алып барыгыз! Гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге кагыйдәләрен, үз гомереңне саклап калу алымнарын аларга кечкенә чакларыннан ук өйрәтергә кирәк. Ата-аналарның бурычы бу. Балалар янгынның ни сәбәпле чыгуын белсен, утны сүндерүнең гап-гади ысулларын үзләштерсен.
Янгын очрагында балага өйдән ничек чыгу юлларын күрсәтегез, шулай ук янгын сүндерү хезмәтен чакыру тәртибен өйрәтегез. Стационар ягъни өйдәге чыбыклы телефоннан – 01, ә кәрәзле телефоннан – 112 санын җыярга кирәк.
Корбанов А. Р. 
Яр Чаллы шәһәре Автозавод районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлегенең өлкән инспекторы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 пожар огонь мчс