Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәмгә – куар-код белән

Шәһәр хакимиятендә Роспотребнадзорның Чаллы бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев һәм Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев катнашында матбугат конференциясе үтте. Анда коронавируска кагылышлы вәзгыять хакында сүз барды.

Баш санитар табиб Илгизәр Бариев әйтүенчә, Чаллыда коронавирусның расланган 5369 очрагы теркәлгән. 7000нән артык кеше кискен респиратор йогышлы инфекция эләктергән. 5248 бала авырый. Әлегә грипп йоктыру очраклары теркәлмәгән. 
Укучылар күп авыргач, узган шимбәдә мәктәпләрдә санитар көн үткәрелде. Сыйныф бүлмәләре, коридорлар зарарсызландырылды. Нәтиҗәдә, укучылар арасында авыручылар саны кимеде. Бүгенге көндә 7 мәктәптән 11 сыйныф кына таратылган. Бу – барлык укучыларның 10%ы дигән сүз. 
Балалар бакчаларында Яңа ел бәйрәмнәре санитар-эпидемилогик таләпләргә туры килерлек итеп үткәреләчәк. Анда ата-аналарның берсе генә катнаша ала һәм аның куар-коды булырга тиеш. Шулай ук битлек һәм социаль дистанция саклау, кунакларның тән температурасын үлчәү зарур. Бәйрәмнәрдә читтән килгән аниматорлар эшли алмый. Бу рольне куар-коды булган һәм балалар бакчасында эшли торган сау-сәламәт хезмәткәр генә башкара ала. 
Илгизәр Бариев фаразынча, кискен респиратур йогышлы авырулар гыйнвар-февраль айларында артачак. Шуңа күрә коронавирус һәм гриппка каршы прививка ясату зарур. Хастаханәләрдә дә ковид белән авыручыларның күпчелеген прививка ясатмаучылар тәшкил итә.
Матбугат чараларында 5нче хастаханәдән ковид госпитале статусын алалар дигән хәбәр таралган иде. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы әлеге дәвалау учреждениесе штат режимына күчсә дә, анда ковид белән авыручылар өчен урыннар калдыру турында сөйләшүләр баруын әйтте. Санитар-эпидемилогик вазгыятькә карап, киләсе атнада бу мәсьәлә буенча карар кабул ителәчәк. 
Бүгенге көндә шәһәрдә коронавируска каршы 264320 доза вакцина бар. Аның беренче компонентын – 244 773, икенчесен 190 339 кеше алган. Теләгән кешеләр вакцианы «Тулпар», «Мегастрой» сәүдә үзәкләрендә, «Саклык» банкының ГЭС бистәсендәге филиалында ясата ала. Бу пунктлар ял көннәрендә дә эшли. 
Авырыган кеше ПЦР-тестны элек 72 сәгать эчендә тапшыра иде. Хәзер бу вакыт 48 сәгатькә калды. Белгечләр Яңа ел бәйрәмнәрен туган илебездә, үз йортларыбызда үткәрергә киңәш итә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: куар код