Чаллы автобус йөртүчеләре халыкара конкурста катнаша
Алар беренче көнне үк игътибар җәлеп итте.
«Горкоммунхоз» предприятиесендә эшләүче Ләйсән Вәлиева белән Илмир Талипов иң оста автобус йөртүче исеме өчен көрәшәләр. Алар Санкт-Петербургта халыкара конкурста катнаша. Шәһәр предприятиесенең мондый дәрәҗәле ярышларга беренче тапкыр чыгуы.
Конкурска иң оста автобус йөртүчеләрне сайлап алу өчен, «Горкоммунхоз» башта предприятие кысаларында бәйге уздырган. 66 шофёр юл йөрү кагыйдәләрен белүгә, тизлек белән маневрлар ясауга һәм җәмәгать транспортын фигуралы йөртүгә имтихан тоткан. Нәтиҗәдә шәһәр һәм предприятие данын яклау өчен Ләйсән Вәлиева белән Илмир Талипов сайланып алынган.
Ләйсән Вәлиева шәһәрдә бердәнбер автобус йөртүче хатын-кыз. Аның турында монда язган идек. Илмир Талипов җәмәгать транспортын 12 елдан артык йөртә, 2 һәм 3 маршрутларда эшли.
Ләйсән Вәлиева белән Илмир Талипов конкурста катнашучылар игътибарын җәлеп итәргә дә өлгергән. Катнашучыларга аларның автобус төшерелгән өс киемнәре ошаган. Севастопольдән килгәннәр җитәкчелекләренә күрсәтү өчен хәтта фотога төшергәннәр. Хәзерге вакытта шәһәребез автобус йөртүчеләре бәйгегә әезрләнә. Иртәгә беренче ярышлар башлана.
Фото «Горкоммунхоз» предприятиесеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев