Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре кыр кухнясы белән Донбасска барырга җыена

«Без командабыз белән ай дәвамында көненә 3000гә якын кешене ашатырга әзер» , - ди Рөстәм Гатин.

Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатин хәрби операция барган җирлекләргә барып, мобилизацияләнгән ватандашларыбызны кайнар ризык белән тукландырырга теләвен белдерде. Ул үзенең шәхси кыр кухнясын алып бүген үк юлга чыга ала. Бу хакта ул безнең хәбәрчебезгә сөйләде.

"Без командабыз белән  солдатларыбыз янына барып бер ай дәвамында көненә 3000гә якын кешене ашатырга әзер. Моның өчен барлык кирәк-ярак, азык төлек җыелган. Хәрби киемнәребез дә бар. Минем белән ГЭС мәхәлләсе имамы Гәбдрәшит хәзрәт, бер табиб, 2 пешекче һәм бер ярдәмче егет тә барырга тели. Алардан кала, калган 3 кыр кухнясына да командага алуларын сораучылар бар. Әлегә шәһәр хәкимиятеннән рөхсәт көтәбез", - ди эшмәкәр.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Гатин Чаллыда  "Приют человека" хәйрия проектын җитәкли. Аның башлангычы белән шәһәрнең 2 урынында мохтаҗларны атнасына 3 тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итү пункты ачылды. Чаллы эшмәкәре белән тулырак түбәндәге сылтамалар буенча таныша аласыз:

- Татар эшмәкәре мохтаҗларны бушлай ашата

- Чаллыда мохтаҗларны атнасына 3 тапкыр ашата башладылар

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт