Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры БСМП табибларына 50шәр мең сум тапшырды

Алар - “Ел табибы - Ак чәчәкләр” бәйгесендә җиңүчеләр.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе рәхмәт сүзләреннән башланып китте. Җыелышка “Ел табибы - Ак чәчәкләр” республикакүләм конкурсында җиңү яулаган табиблар килде. Исегезгә төшерәбез, алар Россиядә беренчеләрдән булып, күкрәк һәм эч өлеше аортасын протезлаштыруга иреште. Моны илебезнең медицина өлкәсендә сенсацион очрак дип бәяләделәр. Конкурста да “Уникаль очрак” номинаяциясен билгеләделәр (моннан укы).

"Шәһәр, республикада яшәүчеләр табибларга игътибар итсеннәр һәм рәхмәтләрен әйтсеннәр өчен, мин аларны тагын бер кат чакырып хөрмәтләргә булдым", - ди мэр. Ул һәр табибка рәхмәт хаты һәм 50 мең сум тапшырды. 

Биредә БСМП баш табибы  Марат Мөхәммәдиев та бар иде. Ул: "Чаллы шул ягы белән аерылып тора: бездә республика, шәһәр грантлары гамәлдә. Аның ярдәмендә хастаханәгә күп табибларны җәлеп итә алдык. Бәйгедә катнашкан Евгений Сергеевич һәм Юрий Николаевич Краснодар өлкәсеннән килделәр. Евгений Сергеевич - ул йөрәк күчереп утырту бүлегендә эшләгән табиб. Рәшид Зөфәрович та танылган табиб Ренат Акчуринның укучысы. Ул грант программасы буенча Мәскәүдән килде", - диде. 

Фотолар шәһәр хакимиятенең матубгат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мэр эшлекле дүшәмбе табиблар