Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары мәртәбәле бәйгедә җиңде

Шәһәребез белгечләре Россиядә беренчеләрдән булып, күкрәк һәм эч өлеше аортасын протезлаштырды.

Чаллының БСМП табиблары республикакүләм “Ел табибы - Ак чәчәкләр” бәйгесендә уңыш казанды. Шәһәрдәшләребез “Уникаль очрак” номинациясендә җиңү яулады. 

Алар конкурста Ютазы районы пациентын дәвалау тарихы хакында сөйләде. Авыруга берьюлы берничә диагноз куелган була. Аорта тышчасы өзелү, аневризма – әнә шуларның берничәсе. Табилар 4 этапта аның төп кан тамыры эшчәнлеген кире кайтара. Башта алар аортаның зарарланган өлешен алып синтетик протез урнаштыра һәм аны йөрәк белән тоташтыра. Аннары 15 минут эчендә баш мие тамырын алып, ясалма аортага куя.

Шул рәвешле шәһәребез белгечләре Россиядә беренчеләрдән булып, күкрәк һәм эч өлеше аортасын протезлаштыра. Моны илебезнең медицина өлкәсендә сенсацион һәм уникаль очрак дип бәяләделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек