Бөтенесенә дә штраф салдылар.
Чаллыда бер ай эчендә җәмәгать транспортында билетсыз йөрүче 153 кешене тотканнар. Бу хакта «Горкоммунхоз» предприятиесе хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, июль аенда «куяннар»ны тикшерүче контроль-ревизия хезмәте эшли башлаган иде.
Автобус, трамвайда билетсыз йөрүчеләргә 2500 сум күләмендә штраф салынды. Бер ай эчендә белгечләр 383 мең сум тирәсе акча җыюга иреште.
Багаж өчен түләнмәгән очракта да 1 мең сум күләмендә штраф каралган.
Нет комментариев