Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бизнесменнарга эшләр өчен урын җитми

Шәһәр хакимияте паркларны үстерү турында уйлый.

Сәяси вәзгыять нәтиҗәсендә күп кенә компанияләр икътисадый яктан авырлыклар кичерде. Әйтик, шул ук импортлы җиһаз-җайланмалар алу буенча гына эшмәкәрләр күпме чыгу юллары эзләде. Ахыр чиктә үзебездә җитештерүгә өстенлек бирелә башлады. Бүген “КАМАЗ” заводы шәһәрнең иң көчле җитештерүчеләреннән санала. Дустанә чит ил компанияләре белән эш итә. Аннан тыш, ТОСЭР, КИП-Мастер паркларында да үсеш бара. Чаллы сәнәгать паркларында бүген 365 резидент эшли.  

"Алдан үсеш территориясендә генә (ТОР) 46 резидент бар. Шушы арада тагын 3 бизнес вәкиле кушылачак", - дип белдерде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова.  

“6-7 ел эчендә Чаллыда телевизор, суыткыч, кер юу машинасы җитештерүче заводлар ачылыр дип кем уйлаган? Шәһәр бюджетына салым кертемнәре 500 млн сумны тәшкил итте. Яңа төр бизнеслар барлыкка килсен өчен алга таба да эшмәкәрләргә ярдәм итәргә кирәк”, - диде мэр. 

КИП-Мастер паркының 7нче чираты төзелә. Анда инде урыннар юк – резидентлар белән тулы. Шулай ук "Развитие" сәнәгать паркының да 3нче чираты проекты төзелде. Анда да шул ук хәл. Эшләргә теләүче бизнесменнар күп. Шуңа күрә шәһәр хакимияте паркның 4нче этабын төзү турында уйлый. Бу хакта моннан укы.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев